Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Франциягә эшлекле сәфәр кыла

10-12 июльдә ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика Фондының Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев Франция Республикасына эшлекле сәфәр кыла.

Сәфәрдә аны Мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм реставрацияләү буенча халыкара тикшерү үзәге (ИККРОМ) генераль директоры киңәшчесе Мунир Бушнаки, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика Фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе каршындагы Россия бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас комитеты рәисе Игорь Маковецкий, шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәлләрен саклау буенча ЮНЕСКО Кафедрасының Идел буе бүлеге җитәкчесе Рафаэль Вәлиев озата барды.

Татарстан делегациясе ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты – Шатр шәһәрендә Кафедраль соборда, Парижда Луврда, Версаль сарай-парклы ансамблендә булырга планлаштыра.

Шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесенең мәдәният буенча ЮНЕСКО генераль директоры урынбасары Франческо Бандарин, Лувр реставрация лабораториясе директоры Мария Лавандье, Франция Мәдәният министрлыгының Халыкара хезмәттәшлек департаменты директоры Бруно Фавель белән очрашуы планлаштырылган.

12 июльдә Минтимер Шәймиев Париж-Сорбонна Университеты президенты Джордж Малини белән очрашачак һәм Сорбоннаның эчке мәйданында Универсиада 2013 утын кабызу тантанасында катнашачак.


ТР Президенты матбугат хезмәте, 2012 елның 10 июле.