Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Свияжск Тарих музееның даими экспозициясен булдыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Рсепубликасы Дәүләт киңәшчесе, ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондының Попечительлек советы Рәисе Минтимер Шәймиев Свияжски Тарих музееның һәм “Свияжски утрау-шәһәрчеге” сәнгать музееның даими экспозициясен булдыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.

2011 елның 15 маенда, Комплекс ачылган көнне ТР Мәдәният министрлыгы, “ТАИФ” ААҖ һәм ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды белән объектны музейфикацияләү буенча хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланган иде.

Бу юнәлештә музей эшенең заманча технологияләрен кулланып даими экспозиция булдырылачак. “Свияжски утрау-шәһәрчеге” Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музееның директоры Артем Силкин киңәшмәдә катнашучыларга Свияжски Тарих музееның даими экспозициясе сәнгать проектын тәкъдим итте.

“Әйбәт” дизайн-студиясе әзерләгән проектта комплексның өч бинасы кергән. Төп бинада Свияжскиның XVI-XIX гасырдагы тарихы экспозициясе булачак. Икенче бинада XVI гасырдан башлап Свияжски төрмәләре, суд системасына багышланган экспозиция урнаштыру планлаштырыла, икенче катта музейга килүчеләр ХХ гасыр репрессияләре тарихы белән таныша алачак. Өченче бинада тәкъдим ителгән экспозицияләр гражданнар сугышы чоры һәм Свияжскиның заманча тарихы турында сөйли.

“ТАИФ” ААҖ генераль директоры урынбасары Владимир Малафеев Свияжски Тарих музееның даими экспозициясен булдыру эшләрен финанслау тәртибе турында сөйләде.

Гомумән алганда, “Свияжски Тарих музее” экспозициясе проекты киңәшмәдә катнашучылар тарафыннан хупланды. Аны “Яңарыш” Фондының Халыкара эксперт советы раслагач, гамәлгә кую буенча эш башланачак.

“Иң мөһиме - корпус объектлары торгызылган һәм хәзер безнең музейларны заманча музейфикация үрнәге итү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Башкаларда да Болгарда һәм Свияжскидагы кебек эшләр башкару теләге уянырга тиеш. Бу Татарстанда музей эше үсеш алуын да күрсәтә ала. Хәзер бар эш тә бездән тора. Без борынгы шәһәрләрнең тарихын бөтен дөньяга танытырга тиеш”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев киңәшмә ахырында.

Ул шулай ук Свияжски утрау-шәһәрчеге ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә “Свияжски тарихи-мәдәни һәм ландшафт комплексы” буларак тәкъдим ителүенә игътибарны юнәлтте.

Проект буенча фикер алышуда ТР Президенты ярдәмчесе, “Яңарыш” республика фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, “Татинвестгражданпроект” ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов, “Свияжски утрау-шәһәрчеге” Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музееның директоры Артем Силкин, “Казан Кремле” Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Рамил Хәйретдинов, Свияжски авыл җирлеге башлыгы Владислав Четверкин катнашты.


ТР Президенты матбугат хезмәте, 31.07.2012