Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Болгарда саклык корылмалары төзелеше мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде

Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика фонды Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев “Габдрахман сәхабә коесы” комплексы территориясенең аерым объектларында саклау корылмалары төзелеше мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, Россиядә - Санкт-Петербургта беренче тапкыр узган ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы Комитеты сессиясе нәтиҗәләре һәм бу сессиядә катнашучыларның Болгар белән Свияжскига баруы ЮНЕСКОның тарихи мирасны торгызуга булган таләпләрен тагын бер кат ассызыклады. “Җәй азагында ЮНЕСКО белгечләренең Болгар белән Свияжскидагы тарихи объектларны эксперт дәрәҗәсендә тикшерәчәкләрен исәпкә алганда, безгә төзекләндерү эшләренең ЮНЕСКО кагыйдәләренә туры килүен тагын бер кат җентекләп тикшерергә кирәк”, - диде ул.

Минтимер Шәймиев “Яңарыш” фондының Болгардагы якындагы максатларын билгеләде. Беренчедән, август уртасына күптән түгел археологлар тапкан аерым тарихи объектларны саклый торган корылмалар төзелеше буенча барлык проект-смета документациясен әзерләргә кирәк.

Ул табыла торган объектларны саклау проблемасы бөтен дөньяда актуаль булып торганын билгеләп үтте. Ул киңәшмәдә катнашучыларга Франциягә булган сәяхәте турында сөйләде. Сәяхәт вакытында Шартр шәһәрендәге галь-роман чорына карый торган археологик тикшерүләр белән дә танышканнар. “Безнең алда да археологик объектларны консервацияләү проблемалары килеп баса. Шушы уңайдан безнең тәҗрибә алар өчен дә файдалы булырга мөмкин. Безнең саклык корылмалары Болгар белән Свияжскины Бөтендөнья ЮНЕСКО исемлегенә кертү эшендә хәлиткеч роль уйнарга мөмкин”, - дип билгеләп үтте.

Икенче мәсьәлә - “Габдрахман сәхабә коесы” комплексы территориясен төзекләндерү. Әлеге комплекс Габдрахман коесын, су алу өчен декоратив чыганаклар булган диварны, беседкалар, корбан чалу урыннарын үз эченә ала.

“Татинвестгражданпроект” ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов остаханәне саклаучы корылмалар проектларын тәкъдим итте. Ул Идел ярында Елга вокзалы янында урнашкан. 1361 елда җимерелгән булган. Проектлар нигездә хупланган һәм хәзер аларны “Яңарыш” фондының халыкара белгечләр советы тикшерәчәк.

Киңәшмә барышында шулай ук Җәмигъ мәчет янында табылган борынгы Болгар фрагментын саклау мәсьәләсе дә күтәрелде. Белгечләр ике яктан ике калкулык ясарга тәкъдим иттеләр: шул рәвешле борынгы объектка зыян килмәячәк.

Проектлар турында фикер алышуда ТР Президенты ярдәмчесе, “Яңарыш” Республика Фонды Башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Җәүдәт Салихов, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев, ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, “АКИБАНК” ААҖ идарә рәисе Илдар Галәветдинов, “Казан Кремле” Дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы директоры Рамил Хәйретдинов, Болгар дәүләт музей-тыюлыгы директоры урынбасары Рафаил Мәхмүтов, “Татар махсус фәнни-төзекләндерү идарәсе” ЯАҖ генераль директоры Юрий Егорушкин, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани ис. Тарих институтының болгар археологиясе үзәге җитәкчесе Ренат Вәлиев һәм башка рәсми затлар катнашты.


ТР Президенты матбугат хезмәте, 19.07.2012