Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Болгар цивилизациясе музеен ачу мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде

Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт киңәшчесе, ТР Тарихи һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондының попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар цивилизациясе музеен ачу мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Музей Болгарда Елга вокзалы бинасында урнашачак.

5 катлы Елга вокзалы төзелешен “Казан” ҖЧҖ алып бара, инвесторы - «Татнефть» ААҖ. Бинаның 1 нче катында елга вокзалы урнашачак, биредә елга судноларында килүче һәм китүче пассажирларга хезмәт күрсәтеләчәк, ә икедән бишенче катка кадәр Болгар цивилизациясе музее урнашачак.
Киңәшмә башында Минтимер Шәймиев “Яңарыш” фонды тарафыннан башкарыла торган торгызу, төзелеш һәм реставрацияләү эшләрен Россия Президенты Владимир Путин уңай бәяләде дип билгеләп үтте. “Әмма безне аерым квалификация таләп итә торган катлаулы эш көтә – ул музейфикацияләү. Болгар цивилизациясе музее экспозициясе 2013 елның 1 июненә әзер булырга тиеш. Бу үз вакытында дөньяда иң үсеш алган цивилизацияләрнең берсе булган. Музей шул дәрәҗәгә һәм заманча таләпләргә туры килергә тиеш”, - диде ТР Дәүләт киңәшчесе.

КФУ ның Тарих институты директоры Рамил Хәйретдинов Казан университетының Тарих институты белән ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән бергә эшләнгән музей экспозициясе концепциясен тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, экспозиция 4 бүлектән торачак.

Рамил Хәйретдинов шулай ук экспозиция булдыру буенча эш графигын тәкъдим итте, аерым алганда, көз-кыш чоры һәр бүлекнең эскизларын әзерләүгә багышланачак, ә 2013 елның язында экспозицияләрне урнаштыру эшләре башланачак. Музей өчен экспонатлар Болгар музей-тыюлыгы белән бергә сайлана башлады дип белдерде ул. “Безнең максат - Болгар цивилизациясе музеен заманча, бай, тарихи экспозицияле генә итү түгел, ә мәдәният, мәгърифәт үзәге дә итү”, - дип билгеләп үтте ул.

Фикер алышудан соң концепция проекты киңәшмәдә катнашучылар тарафыннан расланачак.

Минтимер Шәймиев экспозицияне оештыру өчен ТР Мәдәният министрлыгы, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Казан университетының Тарих институты һәм Болгар музей-тыюлыгы белгечләреннән торган эшче төркем оештырырга тәкъдим итте.


ТР Президенты матбугат хезмәте, 03.09.2012