Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Алтай краена килде

Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Алтай краена килеп җитте. Барнаулда, Г.С.Титов исемендәге аэропортта аны Алтай крае губернаторы урынбасары Борис Ларин, Россия ЭЭМның Алтай крае буенча Баш идарәсе башлыгы Ренат Тимерҗанов, Алтай дәүләт университеты ректоры Сергей Землюков каршы алды.

Дәүләт Киңәшчесе сәфәренең төп максаты - Татарстан һәм Алтай крае фәнни җәмгыятьләре һәм вузлары катнашында ТР Фәннәр академиясе инициативасы буенча оештырылган III Болгар форумында катнашу.

Минтимер Шәймиевны сәфәрдә РФ Дәүләт Думасы депутаты, Россия Олимпия комитеты башкарма директоры Марат Бариев; ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - республика Дәүләт Киңәшчесенең секретариат җитәкчесе Җәүдәт Салихов; ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР ФА Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов; КФУ Тарих институты директоры Рамил Хәйретдинов озата барды.

Минтимер Шәймиевның Алтай краенда булган вакыттагы программасында III Болгар форумы ачылышында катнашу гына түгел, ә II Халыкара Евразия далаларының урта гасыр археологиясе конгрессы ачылышында, "Урта гасыр Алтае" күргәзмәсе эшендә катнашу да бар. Шулай ук Алтай крае губераторы Александр Карлин белән очрашу да планлаштырылган.

5 нче сентябрьдә ТР Дәүләт Киңәшчесе Алтай Республикасы башкаласына - Горно-Алтайскка барачак, анда ул Алтай Республикасы башлыгы Александр Бердников белән очрашачак һәм

"Алтай – Алтын Тюрк-Кабай" мемориал комплексында булачак.

Белешмә өчен. I Галимнәрнең халыкара Болгар форумы 2010 нчы елның 19-21 нче июнендә, Идел буе болгарлары тарафыннан рәсми рәвештә ислам дине кабул ителүенә 1121 ел тулган көннәрдә, "Изге Болгар җыены" вакытында Болгарда үтте. Аны уздыру турында карар Фәннәр академиясе, ТР Мәдәният министрлыгы, КФУ һәм "Яңарыш" фонды инициативасы буенча кабул ителде, максаты - киң спектрда болгар цивилизациясе белән шөгыльләнүче белгечләрне туплау.

Болгар форумы алдынгы Рссия һәм чит ил үзәкләренең белгечләрендә зур кызыксыну уятты һәм хәзерге вакытта фәнни һәм гамәли проблемалар турында фикер алышу мәйданына әйләнде.

IV Болгар форумын агымдагы елның октябрь аенда Варна шәһәрендә (Болгария) уздыру планлаштырыла.


ТР Президенты матбугат хезмәте, 04.09.2012