Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев “Идел-Алтай” III Болгар форумында катнашты

ТР Дәүләт киңәшчесе, ТР Тарихи һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондының попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев “Идел-Алтай” III Болгар форумы кысаларында узган II Халыкара Евразия далаларының урта гасыр археологиясе конгрессы ачылышында катнашты.

Быел форум Алтай крае башкаласы Барнаулда Алтай дәүләт университеты гыйльми совет утырышлар залында уза. Бирегә чыгышы Алтай һәм якындагы төбәкләр белән бәйле халыкларның борынгы тарихы проблемалары буенча фикер алышу өчен төрле илләрдән 100дән артык галим килгән.

Минтимер Шәймиев форумда катнашучылар алдында Алтай крае җитәкчелегенә, аерым алганда, губернатор Александр Карлинга һәм крайның фәнни бергәлегенә форумны оештырулары өчен рәхмәт белдерде.

Ул шулай ук борынгы Болгар һәм Свияжски утрау-шәһәрчеге һәйкәлләрен торгызу буенча киң күләмле эшләр башкарылуы турында сөйләде, тарихи-мәдәни мирас объектларын саклауга һәм өйрәнүгә зур игътибар бирелүен искәртте. Болгарда заманча таләпләргә җавап бирә торган фәнни археология базасы булдырыла.

Конгресс ачылышында Татарстанның танылган галимнәре Казан (Идел буе) федераль университетының Тарих институты директоры Рамил Хәйретдиов, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов катнашты. Пленар утырышта тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе әгъзасы Фаяз Хуҗин чыгыш ясады.

Аннары Минтимер Шәймиевка Алтай дәүләт университетының дәрәҗәле докторы исемен бирү тантанасы булды. Аны Алтай университеты гыйльми советы рәисе һәм ректоры Сергей Землюков үткәрде. Ул Алтай дәүләт университеты гыйльми советының карарын укыды һәм сертификат тапшырды. Минтимер Шәймиевка дәрәҗәле доктор башлыгын кидерделәр.

Соңрак Минтимер Шәймиев һәм Татарстан белән Алтай крае фәнни даирә вәкилләре "Урта гасыр Алтае" күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты. Минтимер Шәймиев Алтай дәүләт университетының дәрәҗәле кунаклар китабына теләкләр язды.


ТР Президенты матбугат хезмәте, 05.09.2012