Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Алтай крае губернаторы Александр Карлин белән очрашты

5 сентябрьдә Алтай крае администрациясе бинасында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның Алтай крае губернаторы Александр Карлин белән очрашуы булды.

Сөйләшү алдыннан Минтимер Шәймиев II Халыкара Евразия далалары урта гасырлар археологиясе конгрессы турында фикерләрен белдерде.

Ул конгрессның яхшы әзерлекле булуын, галимнәрнең чыгышлары эчтәлекле һәм кызыклы булуын билгеләде. Ул шулай ук Алтай дәүләт университетында булуын әйтте.

Александр Карлин Алтай краеда бик яхшы тарих фәне, геология, архитектура мәктәбе оешуын билгеләде. Ул шулай ук “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм утрау-шәһәр Зөя” проектының тормышка ашуы белән кызыксынды. Хәзерге вакытта аның белән Минтимер Мәймиев шөгыльләнә.

ТР Дәүләт Киңәшчесе бүген бу юнәлештә Алтай крае белән хезмәттәшлек буенча тагын бер адым ясалуын хәбәр итте: Алтай университетын “Идел-Алтай” проектының бер мәйданы итеп игълан итәргә тәкъдим ителгән.

Очрашуда губернатор урынбасары, Алтай краеның Мәгариф һәм яшьләр сәясәте баш идарәсе башлыгы Юрий Денисов, Алтай крае губернаторы урынбасары Борис Ларин, РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФ Олимпия комитеты генераль секретаре Марат Бариев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - республика Дәүләт Киңәшчесенең секретариат җитәкчесе Җәүдәт Салихов, ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР ФА Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов, КФУ Тарих институты директоры Рамил Хәйретдинов катнашты.


ТР Президенты матбугат хезмәте, 06.09.2012