Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Алтай Республикасында булды

5 нче сентябрь көненең икенче яртысында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм аны озата баручы затлар Алтай Республикасына килделәр. Республика башкаласы Горно-Алтайскта Минтимер Шәймиевны Алтай Республикасы Башлыгы һәм АР Хөкүмәте Рәисе Александр Бердников, Дәүләт Собраниесы – АР Эл Корылтае Рәисе Иван Белеков һәм башка рәсми затлар каршы алды.

Татарстан делегациясе килеп җитү белән алар Алтай Республикасы җитәкчелеге белән республика чигенә юнәлделәр, анда 2006 нчы елда, Алтай халкының үз теләге белән РФ составына керүенә 250 ел тулу уңаеннан, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исеменнән “Алтай-Евразия үзәге” («Алтай - сердце Евразии») истәлекле тамгасы куелган иде.

Истәлекле тамга янында кунакларны республика иҗтимагый оешмасы вәкилләре, милли драматик театр артистлары һәм Горно-Алтайск халкы сәламләде. Минтимер Шәймиевка Алтай милли киемен бүләк иттеләр. Монда Минтимер Шәймиев Семипалатинск шәһәренең татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты.

Соңыннан ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев танылган Алтай рәссамы, җәмәгать эшлеклесе һәм Алтай автономиясенә нигез салучы Григорий Чорос-Гуркин һәйкәленә чәчәкләр салды.

Алга таба АР Хөкүмәт Йортында ТР Дәүләт Киңәшчесенең Алтай Республикасы Башлыгы һәм АР Хөкүмәте Рәисе Александр Бердников белән рәсми очрашуы булды.

Очрашудан соң Минтимер Шәймиев һәм Александр Бердников делегация белән бергә А.В.Анохин исемендәге АР Милли музеенда булдылар.

Соңыннан Минтимер Шәймиев һәм Александр Бердников П.В.Кучияк исемендәге Милли драматик театрда иҗади интеллигенция һәм республика ММЧ вәкилләре белән очраштылар һәм журналистларның сорауларына җавап бирделәр.

Кичә Минтимер Шәймиев һәм Татарстан делегациясе вәкилләре “Чуй-Оозы” табигать-хуҗалык паркында булдылар.

“Чуй-Оозы” – үз эченә табигать комплексларын һәм экологик, тарихи-мәдәни кыйммәткә ия булган объектларны алган территория.

Татарстаннан кунаклар инде Ело авылы янындагы Онгудай районында булдылар, монда ике елга бер тапкыр Алтай милли бәйрәме Эл-Ойын уздырыла. Анда аларга милли уеннар, җырлар һәм биюләр күрсәттеләр.


ТР Президенты матбугат хезмәте, 06.09.2012