Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев һәм А.Бердников Алтай Республикасының иҗади интеллигенциясе һәм ММЧ вәкилләре белән очрашты

5 нче сентябрьдә соң гына кич белән ТР Дәүләт Киңәшчесе М.Шәймиев һәм АР Башлыгы Александр Бердников Алтай Республикасының иҗади интеллигенциясе һәм ММЧ вәкилләре белән очрашты.

Минтимер Шәймиев беренче итеп журналистларга үзенең яхшы кәефе булуын әйтте, бу Алтай Республикасы буйлап сәфәр кылганда алган хәтирәләр нәтиҗәсе булуын ассызыклады. “Мин үз күзләрем белән Алтай Республикасында башкарылган һәм башкарыла торган эшләрне, монда күпме эш башкарылуын күрдем. Мин, дөресен генә әйткәндә, моны көтмәгән идем”, - диде ТР Дәүләт Киңәшчесе.

Журналистлар биргән сораулар Минтимер Шәймиевның “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм утрау-шәһәр Зөя” проектынннан алып, “бәхет” төшенчәсенә кадәр төрле иде.

“Горный Алтай” ДТРК хәбәрчесе Ольга Янтынованың Минтимер Шәймиевның Алтай Республикасында авыл хуҗалыгын ничек күрүе турындагы соравына җавап биргәндә, Татарстнның экс-президенты Алтай Республикасында туризмны үстерергә кирәк, дип җавап бирде. “Көнбатыш курортларның кызыгы инде бетеп бара, шуңа күрә монда авыл хуҗалыгы продукциясенә иҗтыяҗ базарын үстерү өстендә эшләргә кирәк”, - дип билгеләде ТР Дәүләт Киңәшчесе.

Минтимер Шәймиев өчен Казан медицина университетын тәмамлаган танылган шагыйрә һәм рәссам Лилия Йосыпованың микрофон янына чыгуы көтелмәгән хәл булды. Минтимер Шәймиев аны Алтай шагыйрәсе белән күптәнге дустанә мөнәсәбәтләр бәйләвен билгеләп үтте. Лилия Йосыпова Дәүләт Киңәшчесенә үзенең җыентыгын һәм картинасын бүләк итте.

“Алтайдын Чолмоны” газетасы хәбәрчесе Артур Сабинның бәхет турындагы соравы соңгы булды. “Өйдә, минем туганнарның һәм якыннарның бар да яхшы булганда – мин бәхетле”, - диде Бердников. Минтимер Шәймиев бәхетне – күңелнең бер халәте, дип билгеләде. “Менә бүген һәм хәзер, бу минутта мин бәхетле!” , - дип өстәде ул.


ТР Президенты матбугат хезмәте, 06.09.2012