Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев: «Безнең эшчәнлегебез Болгар тарихына да, ландшафтына да табигый рәвештә туры килергә тиеш.»

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы киңәшчесе, Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика Фонды оешмасының Попечительләр Советы Рәисе М. Ш. Шәймиев Болгар шәһәрлегенең төньяк – көнчыгыш өлешендә урнашкан “Габдрахман сахабе коесы” (“Колодец сахаба Габдрахмана”) Изге чишмәсе комплексы”н реконструкцияләү һәм төзекләндерү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.


Киңәшмә башында Минтимер Шәймиев “Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәре” проектын тормышка ашыру билгеләнгән план буенча бара, 2013 елда Болгарда һәм Свияжскида алып барылачак эшләр исемлеге инде расланган- дип билгеләп үтте. “Хәзер без бу елның иң мөһим проектларының берсе - табигый – тарихи истәлек - “Габдрахман сахабе коесы”н – яңадан торгызуга бик якын килеп җиттек. Без аны борынгы Болгар шәһәренең иң еш килеп йөри торган һәм җәлеп итә торган урыннарның берсе итеп ясарга тиеш. Моның өчен бөтен шартлар да бар: кое үзе сакланып калган, аның турында тарихи хезмәтләрдә төгәл мәгълүматлар китерелгән, шуның өстенә аның белән бәйле күп кенә легендалар бар. Яз көне үк эшләрне башлап җибәрү өчен, инде кабул ителгән яңадан торгызу концепциясеннән проектны раслауга күчергә вакыт килеп җитте”, - диде ул.


Киңәшмәдә катнашучыларга ике проект тәкъдим ителде: “Татинвестгражданпроект” Дәүләт унитар предприятиесе проекты (Болгардагы һәм Свияжскидагы объектларның генераль проектчысы) һәм җаваплылыгы чикләнгән “Грань” оешмасы проекты .


“Татинвестгражданпроект” Дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Адель Хөснетдинов комплексны реконструкцияләүнең эскиз рәвешендәге тәкъдиме белән таныштырды. Аның мәйданы 9 гектардан да зурырак араны тәшкил итә. Ул киңәшмәдә катнашучыларга комплексның төп объектлары эскизларын күрсәтте: автостоянкалы керү корылмалары, төп объект – эчәргә яраклы сулы кое, изге чишмә сулары агып тора торган дивар. Проектта шулай ук күрергә килүчеләр өчен чатырлар, корбан чалу йоласын башкару өчен мобиль комплекс урнаштыру мәйданы, ял итү, ашарга әзерләү һәм ашау өчен куелган чатырлар, шулай ук җәмәгать бәдрәфләре. Коплексның бөтен объектларына да барып җитә алырлык уңайлы схемалы җәяүлеләр юллары һәм баскычлары эшләнгән.


Икенче – ландшафтлы проектны һәм комплексның төп объектларын ничек күрүен, җаваплылыгы чикләнгән “Грань» җәмгыяте менеджеры Эдуард Әхмәтов, һәм җаваплылыгы чикләнгән Атриум җәмгыяте директоры Гөлнара Мостафина тәкъдим иттеләр.


Проектларны тикшерүдә ТР Президентының иҗтимагый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, “Возрождение” Республика Фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мөселманнарының Дини идарәсе рәисенең беренче урынбасары Абдулла хәзрәт Әдһәмов, ТР Фәннәр Академиясе каршындагы Дәүләт Бюджет учреждениесенең Ш. Мәрҗәни исемендәге тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов, КФУ тарих институты директоры Равил Хәйрутдинов, ТР Спасс муниципаль районы башлыгы Камиль Ногаев, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин, мәдәният министры Айрат Сибгатуллин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Секретариаты җитәкчесе Евгений Гришин.


Киңәшмәгә нәтиҗә ясап, Минтимер Шәймиев проект авторларына әйбәт һәм эчтәлекле эшләре өчен рәхмәтләрен белдерде һәм бергәләшеп эшләп бетерергә.: “Татинвестгражданпроект” җәмгыяте проектын нигез итеп алып, аңа җаваплылыгы чикләнгән “Грань” җәмгыяте проектыннан иң кызыклы һәм иң файдалы фикерләрне өстәргә тәкъдим итте, чөнки комплексның ландшафтлы бизәлеше мактауга лаек булырга тиеш. “ “Безнең эшчәнлегебез Болгар тарихына да, ландшафтына да табигый рәвештә туры килергә тиеш.” – дип ассызыклап үтте ул.


“Габдрахман сахабе коесы” Изге чишмәсе комплексы территориясен реконструкцияләү һәм төзекләндерү эшләрен быелның июнь аена тәмамлау планлаштырыла.


ТР Президентының матбугат хезмәте , 07.02.2013




Шулай ук кара

Фоторепортажлар