Вакыйгалар хроникасы


Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда мәдәни мирас объектларын саклау буенча зур тәҗрибә тупланган

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Дәүләт-шәхси партнерлыгы - Россия мәдәни мирас объектларын саклауда нәтиҗәле корал”- темасына узган фәнни-гамәли конференция эшендә катнашты.

Конференциянең пленар өлеше Казан Ратушасында узды.

Бу чарада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе, Республика “Яңарыш”фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. катнашты.

Конференциядә катнашучылар федераль дәрәҗәдә дәүләт-шәхси партнерлык кысаларында мәдәни мирас объектларын саклау һәм файдалану өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Сәламләү сүзе белән кунакларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.

“Бүгенге тема, Татарстан Республикасы,Россия Федерациясендә генә түгел,ә бар җирдә дә актуаль»,-дип башлады чыгышын республика башлыгы.Аның әйтүенчә,мәдәни мирасны саклау һәм бу юнәлештә эшләүнең дөрес формаларын табу бик мөһим.Республикада мәдәни мирасны саклау буенча зур тәҗрибә тупланган .Мәдәни ядкарьләргә шәхси капиталны инвестицияләү концепциясе киң кулланыш тапкан,Федераль Хөкүмәтнең дә ярдәме бар.

Шул ук вакытта ТР Президенты,дәүләт-шәхси партнерлыгы булмаса,борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеген яңадан торгызуның шулкадәр зур проектларын тормышка ашыру мөмкин булмас иде,-дип басым ясады .

“Дәүләт-шәхси партнерлыгы үрнәгендә тарихи шәһәрләрне яңадан торгызу: Болгар һәм Зөя” темасына ТР дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев доклад ясады.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы. 11.02.2013