Вакыйгалар хроникасы


Владимир Путин: “Универсиадага әзерлектә соңгы адымнарны ясыйсы калды”

Казан шәһәрендәге 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадасына әзерлек график буенча җитәрлек дәрәҗәдә сыйфатлы бара. Бүген бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Физик культура һәм спортны үстерү советының Казанда узган утырышында белдерде. Совет эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, спорт федерацияләре җитәкчеләре катнашты. Утырыш Универсиаданың Халыкара мәгълүмат үзәгенең яңа бинасында узды.

Утырышны ачып, Владимир Путин булачак Универсиада спорт объектларында бүген күргәннәренең барысы белән дә канәгать булуын билгеләп үтте. “Минем күңелем булды, Казан әкренләп Россиянең спорт башкаласына әверелә бара, минемчә. Гаять зур төзелеш алып барыла һәм ул тиз темпларда башкарыла, бар да план буенча бара һәм бу күңелгә ятышлы дияргә кирәк. Әмма ирешелгәннәр белән канәгатьләнмичә алга баруны дәвам итәргә, шуңа күрә дә башкарылганнарны тагын бер кабат игътибар белән карап чыгарга, киләчәк эшләрне барларга кирәк, - дип белдерде Россия Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, ярышларга махсус төзелә торган 29 спорт объектының 27 се файдалануга тапшырылган. Кайберләре уникаль характеристикаларга ия һәм киләчәктә иң югары дәрәҗәдәге ярышларны уздырырга яраклы. “Казан-Aрена” стадионы исә ФИФА таләпләренә туры китереп төзелә, мондый таләпләр “5 йолдызлы” стадионнарга куела. “Хәзер үк инде стадион югары әзерлек хәлендә. Билгеле инде, Универсиадага һәм 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына әзер булачак. Хәтерлим әле, без күптән түгел генә кебек, 2010 елның җәендә, капсула салдык, төзелешне башлап җибәрдек. Хәзер менә ул әзер диярлек, аз гына калган инде”, - диде Владимир Путин.

Универсиадага объектлар төзү, дәүләт башлыгы сүзләренчә, Казанда тулы бер белем алу-спорт кластеры булдырачак, анда даими рәвештә Россия һәм халыкара спорт ярышлары уздырылачак, илебезнең яңа буын спортчылары әзерләнәчәк.
"Универсиада тулаем Казан югары уку йортларының спорт базасын яңартырга, студентлар спортын яңа дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итәчәк, һәм, билгеле инде, яшьләр арасында спорт белән кызыксынуны арттырачак”, - дип ышанаВладимир Путин. Ул Россиядә соңгы өч елда даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүче студентлар саны 34,5 проценттан 54 процентка кадәр артуын әйтте.

“Универсиада – бөтен илебез өчен бәйрәм. Регионнардан булган студентларның күпчелек өлеше ярышларны карый алырга, безнең командалар өчен җан атарга тиеш. Бу мәсьәләне бик игътибар белән әзерләвегезне, барлык оештыру мәсьәләләрен хәл итүегезне үтенәм”, - диде Владимир Путин.

Россия Президенты Универсиадага Россия җыелма командасына кандидатларны сайлап алуга бик җитди карарга киңәш итте. “Безгә тренировкаларда югары нәтиҗәләр күрсәтүчеләр генә түгел, җиңә белүчеләр кирәк. Чынлап торып көрәшчеләр кирәк безгә”, – дип саный В.Путин.

Спорт министрына ул Россия студентларының спорт союзы белән берлектә 20нче майдан да соңга калмыйча делегация составын раслауны йөкләде.
“Игътибарыгызны тагын шуңа юнәлтәсем килә, Казандагы Универсиада, асылда, бөтендөнья дәрәҗәседәге спорт уеннарының тулы бер сериясен ачып җибәрә, бу уеннар якын елларда Россия Федерациясендә узарга тиеш. Без менә монда эшне ничек оештыруыбызга карап безнең мөмкинлекләребез, безнең җаваплылыгыбыз хакында фикер йөртәчәкләр”, - дип ассызыклады РФ Президенты.

Ул Россиягә зур халыкара ярышларда, бигрәк тә Универсиадада катнашучыларны визасыз кертүне оештыруны тәкъдим итте.

“Бөтендөнья Универсиадалары әһәмияте буенча Олимпия уеннарыннан һәм дөнья чемпионатларыннан бер дә ким түгел. Бу – планета студентларының иң югары форумы. Шуңа күрә үзеңдә мондый форумны кабул итү – һәр ил өчен олы дәрәҗә. Бу аның бәтендөнья берлегендә абруе танылуны гына түгел. Иң мөһиме – мондый ярышлар озак сроклы позитив социаль һәм икътисадый дивидендлар китерә, тормышның яңа стандартларын билгели, физик культураны һәм спортны популярлаштыра, регионнарның комплекслы үсешенә импульс бирә, аларда яшәү һәм эшләү өчен уңай шартлар тудыра. Болар бар да озак еллар буена безнең белән бергә бик бай матди һәм матди булмаган мирас булып кала. Шуңа күрә дә башка илләр дә үзләрендә Универсиаданы кабул итү хокукы өчен актив көрәшәләр, һәм инде уңышка ирешкән очракта, аларны илкүләм проектлар дип игълан итәләр”, - дип билгеләп үтте Владимир Путин үзенең чыгышында.

«Россия бу мәгънәдә, әлбәттә, аерылып тормый. Киресенчә, без студент спортын социаль сәясәтенең иң мөһим юнәлешләренең берсе, дип саныйбыз, аның максаты мәгариф, спорт һәм мәдәният аша яшьләрне тотрыклы рухи һәм физик яктан үстерү. Һәм, әлбәттә, без якындагы елларда һәм перспективага студент спорты өлкәсендә планнарыбыз чынга ашсын өчен бөтенесен эшләргә тиеш, - дип игълан итте Россия Президенты.

Универсиада-2013кә әзерлек турында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында сөйләде. Ул Казанда Бөтендөнья студент Уеннарын уздыру Владимир Путин ярдәме аркасында гына мөмкин булды, дип искәртте.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, әзерлек процессы даими рәвештә Уеннар Оргкомитеты контролендә тора, әлеге комитетка РФ беренче вице-премьеры Игорь Шувалов җитәкчелек итә. Универсиадага әзерлек кысаларында 2009 елдан спорт төзелмәләрен, транспорт инфраструктурасын үстерү һәм хезмәт күрсәтү объектларын төзүгә 228 млрд сум тәшкил итте, һәм шул исәптән 67 млрд – федераль бюджеттан, 81 млрд – республика бюджетыннан (шуның 62 млрд сум бюджет кредиты), 80 млрд – инвесторлар акчасы. Универсиадада 64 заманча күп функцияле объектлар эшлиячәк, шул исәптән 29 яңа төзелгән спорт объектлары һәм Универсиада авылы.

Рөстәм Миңнеханов яңа спорт инфраструктурасы булдыру аркасында физкультура белән даими рәвештә шөгыльләнүче казанлылар саны 50%ка артты, дип әйтте.
Спорт объектларын модернизацияләү һәм төзү буенча эшләр, ТР Президенты сүзләренчә, 2013 елның 15 маенда тәмамланачак.

«Универсиадага төзелгән спорт инфраструктурасы - илдә иң яхшылардан, әлбәттә, ул эшләргә һәм нәтиҗә китерергә тиеш», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Шамил Тарпищев һәм Ирина Винер Татарстангаспорт объектлары нигезендә мәктәпләр оештырырга булыштылар, анда спорт федерацияләре җибәргән тәҗрибәле тренерлар эшли. Казанны бөтен спорт төрләре буенча да җыелма командаларны әзерләү үзәге итергә планлаштырыла.

Рөстәм Миңнеханов, транспорт инфраструктурасын булдыру буенча бик күп эш эшләнде дип искәртте.

Аэропорт модернизацияләнә, аэропорттан шәһәргә интермодаль күчереп йүртү проекты ашырыла. Метроның яңа 3 станциясе һәм 5,1 км озынлыкта юллар төзелеп бетеп килә. 11 күп баскычлы транспорт аермаларыннан сигезендә юл хәрәкәте ачылган инде.

Уеннар вакытында 525 автобус, меңнән артык автомобиль һәм микроавтобус эшлиячәк. Спортсмен һәм кунакларны йөртү өчен аерым юл полосалары булачак.

Иң өстенлекле бурыч, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Универсиадада минлекне тәэмин итү. Уеннар вакытында шул максатлар өчен 30 меңнән артык көч структуралары вәкилләре эшләячәк, шул исәптән Россия регионнарыннан тугрылыклы көчләр булачак. Объектларны техник чаралар белән тәэмин итү мәсьәләсе дә хәл ителгән. 23 июнь көнне спортобъектларында һәм Универсиада авылында барлык режим чаралары башлап җибәреләчәк.

Уеннар вакытында Казан кунакханәләрендә 20 мең кешене урнаштырып булачак. 2 меңлек 15 кунакханә төзелеше тәмамланып килә.

Универсиаданың партнерлык программалары кысаларында 18 компания белән партнерлык килешүләренә имза салынды. Ярышларны 23 спорт төре буенча турыдан-туры трансляцияләү 16 спорт объектыннан гамәлгә ашырылачак. “Барлык Россия спорт каналларыннан ярышларны мөмкин кадәр киңрәк яктыртырга кирәк”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

“Безнең иң зур бурычыбыз – Универсиаданы иң югары дәрәҗәдә уздыру , - дип ассызыкладыТатарстан Президенты йомгаклау чыгышында. – Ышанам ки – башкарылган эшләребез нәтиҗәсендә, Универсиада-2013 студентлар Уеннары тарихындаиң истә калырлык булачак, ә Универсиададан калган мирас озак еллар буена гражданнарыбызга хезмәт итәчәк”.

Россия җыелма командасының Универсиадага әзерләнүе турында Спорт министры Виталий Мутко сөйләде. Ул шулай ук Владимир Путинга уеннарның медальләрен күрсәтте һәм аңа аккредитация картасы бүләк итте, аны ярышлар ачылу тантанасына чакырды.

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов Универсиадага тамашачылар сыйфатында Россиянең барлык югары уку йортлары студентлары чакырылуны хәбәр итте. “Хәрби югары уку йортларын да онытмагыз”, - дип мөрәҗәгать итте Владимир Путин Министрга.

Уеннарга әзерләнү турында шулай ук Россия Федерациясе Транспорт министры Максим Соколов, Россия Эчке эшләр министры Владимир Колкольцев, Финанс министры Антон Силуанов, Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров җиткерделәр. Россия Федерациясе Хисап палатасы Рәисе Сергей Степашин үзенең чыгышында Универсиадага әзерләнү тәҗрибәсен бөтен Россия буенча файдалануны тәкъдим итте.

Үзләренең искәрмәләрен һәм тәкъдимнәрен шулай ук кайбер спорт федерацияләре җитәкчеләре дә белдерделәр.

Утырышка йомгак ясап, Владимир Путин тулаем алганда Уеннарга әзерлек эшенең график буенча һәм сыйфатлы баруын билгеләп үтте. “Соңгы адымнарны ясарга кирәк – төзелеп бетмәгәнне төзеп бетерергә, территорияне тәртипкә китерергә, инфраструктурага бәйле һәрнәрсәне тәмамларга, - диде Россия Президенты. – Һәм, билгеле инде, без барыбыз да спортчыларыбыздан яхшы нәтиҗәләр көтәбез”.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, 19.03.2013