Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Асхат Нускабай белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казакъстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Асхат Нускабай белән очрашты.

Казакъстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгын ачу карары узган ел кабул ителгән иде. Генераль консул итеп Асхат Жарлыкасынович Нускабай билгеләнгән була, бүген ул үз вазыйфасына кереште.

Минтимер Шәймиев Казакъстан дипломантын яңа вазыйфага керешүе белән котлады һәм уңышлар теләде, чөнки яңа вазыйфада беренче булып эшләү җаваплы һәм катлаулы эш. “Казакъстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгын ачу тарихи мәгънәгә ия, бу безнең республикалар арасында күпьеллык хезмәттәшлек нәтиҗәсе”, - дип билгеләп үтте ул. Аның сүзләренә караганда, бу вакыйга Татарстан Республикасы белән Казакъстан Республикасы хезмәттәшлегенең дәвамыннан тыш, Россия белән Казакъстан арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту да.

Әңгәмә барышында ТР Дәүләт Киңәшчесе белән Казакъстанның Казандагы Генераль консулы төрки телләр төркеменә керүче татар һәм казакъ телләрен саклау, мәдәният, мәгариф һәм туристлык өлкәсендәге элемтәләрне киңәйтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Асхат Нускабай Минтимер Шәймиевкә җылы каршы алулары өчен һәм Татарстан белән Казакъстан арасында республика җитәкчелеге тарафыннан булдырылган үзара аңлаешлы, үзара ышанычлы мөнәсәбәтләр өчен рәхмәт әйтте. Шулай ук Казанда Казакъстан Республикасының Генераль консуллыгы эшчәнлегендә ТР Дәүләт Киңәшчесенең ярдәменә ышануын белдерде.


ТР Президенты матбугат хезмәте. 25.03.2013