Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Казандагы 2013 елгы Универсиадага аккредитация алды

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек һәм аны уздыру чорында аккредитацияләү һәм униформа бирү үзәгендә булды.

Искә төшерәбез, Аккредитацияләү һәм униформа бирү үзәгенең ачылышы 18 мартта булды.Беренче булып аккредитация бейджлары һәм униформа комплектлары ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов , РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм башка рәсми затларга тапшырылды.

Аккредитацияләү үзәгенең эше турында Минтимер Шәймиевкә аппарат җитәкчесе – “Казан 2013” Башкарма дирекциясе генераль директоры урынбасары Лариса Сулима сөйләде.

ТР Дәүләт Киңәшчесенә сәламләү, рәсми делегацияләр, аккредитацияләү, униформа бирү зоналарын күрсәттеләр.

Аккредитация процедурасын узгач, Минтимер Шәймиев аккредитация бейджын һәм банк картасын алды. Шул бейджны күрсәткәч, әлеге карта терминаллар һәм контроль пунктлары аша узу мөмкинлеген бирә. Моннан тыш картаны 15 мең сумга кадәр акча белән тулыландырып була, аның хисабыннан транспорт өчен дә һәм башка хезмәтләр өчен дә түләп булачак.

Үзәк буенча экскурсия тәмамланганда Минтимер Шәймиевкә Универсиада символикасы төшерелгән сувенирлар бүләк иттеләр.

“Миңа оештыруның формасы ошый, моны безнең Татарстан егетләренең эшләве шатландыра. Алар бөтендөнья тәҗрибәсен өйрәнәләр, без тиз эләктереп алабыз һәм үзебезнекен, Татарстанныкын гамәлгә кертәбез.Татарстанлылар өчен горурлану хисе туа”,-дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.
“Спорт белән шөгыльләнергә, аны яратырга кирәк, ул кешегә шәхес буларак нык булырга ярдәм итә”,-дип басым ясады ул.


“Татар-информ” МА