Вакыйгалар хроникасы


Татарстан Президенты Казанда Мәңгелек утка чәчәк салды

Татарстан башкаласы Казанның Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгына багышланган тантаналы чарада бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин, министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләре, сугыш, тыл һәм хәрби хезмәт ветераннары, сафтагы хәрбиләр, кадетлар һәм суворовчылар, республиканың яшьләр оешмалары вәкилләре, шәһәр халкы, башкала кунаклары катнашты. Президент Р.Миңнеханов сугыш ветераннарының кулларын кысып, Җиңү көне белән котлады, аларга сәламәтлек теләде.

РФ һәм ТР Дәүләт гимннары яңгыраганнан соң, Дан мемориалы колоннадасында сугыш корбаннары хәтерен саклаучы Мәңгелек ут янына ТР Президенты, Хөкүмәте һәм Дәүләт Советы исеменнән венок китерелде, республика башлыгы белән килгән җитәкче даирәләр һәм Советлар Союзы Геройлары Сабир Әхтәмов белән Борис Кузнецов кан төсендәге роза, канәфер чәчәкләре салды, хөрмәт белән баш иеп, бер минут тынлыкта торды. “Бердәм Россия” сәяси партиясе исеменнән дә, шулай ук гөлләмә-кәрзин куелды. Казанлылар, шул исәптән яшьләр дә комач канәферләрен, чират торып, Мәңгелек ут төбенә куйды, ил азатлыгы өчен гомерләрен корбан иткәннәргә рәхмәтен пышылдады...

Тантанада катнашучылар һәлак булган сугышчыларны гомере буе көткән Аналар һәм Тол хатыннар монументына юл алды. Ярты юлда алар каршыннан Казан хәрби гарнизоны мактаулы караул ротасы тигез рәтләр булып тынлы оркестр маршына басып узды. Республика җитәкчелеге монументка таба сугыш һәм тыл ветераннары белән бергәләп атлады, паркның ике ягы буйлап тезелгән хәрби техникага күз салып узды, туктап истәлеккә фотосурәткә төште. Аннары шушы Монумент образы гәүдәләндерелгән әдәби-музыкаль чарадан соң, изге хатын-кызлар һәйкәле - Аналар һәм Тол хатыннар монументы төбенә чәчәкләр кәрзинен исә ТР Президенты Р.Миңнеханов белән Дәүләт Киңәшчесе М.Шәймиев бергәләп китерде, олы ихтирам күрсәтеп баш иеп торды. Алар белән бергә барганнар да чәчәкләр салды, хәрбиләр честь биреп узды.


"Татар-информ" ИА