Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев ТР ФАнең алтын медале белән бүләкләнде

Бүген ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасында фән үсешенә керткән өлеше өчен, ТР Фәннәр академиясенең иң югары бүләге – “Фәндәге казанышлар өчен” Алтын медаленың 1 нче номерлысы белән бүләкләнде.
Бүген ТР ФАнең 106 әгъзасыннан 92се катнашында барган еллык гомуми җыелышында аның президенты Әхмәт Мазһаров шул хакта игълан итте һәм әлеге чарага килгән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге рәисе Олег Синяшин, республика Парламенты депутатлары һәм Хөкүмәте, министрлыклар, ведомстволар вәкилләре, галимнәр алкышлап хуплады. ТР ФА ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең 1991 елның 30 сентябрендәге Указы белән гамәлгә куелды, шул рәвешле, Татарстан фәнни куәтенең таралу-таркалудан исән калуында әлеге шәхеснең роле гаять зур булды, дип искәртте Әхмәт Мазһаров Фәннәр академиясе президиумының 2012 елның 29 ноябрендә М.Шәймиевне бүләкләү турында кабул иткән карары хакында сөйләгәндә.

“Әгәр мине галим дип кабул итсәгез, - дөрес түгел, мин үземне галим дип санамыйм, ә галимнәрне бик нык хөрмәт итәм һәм гомерен фәнгә багышланганнарга сокланып карыйм, фән – ул сайлап алынган үзгә кешеләр тормышы. Татарстан Фәннәр академиясе президиумы бертавыштан мине шушы академиянең иң югары бүләгенә лаек дип тавыш биргән икән, нәрсә әйтеп була?...” – дип сүз башлады Минтимер Шәймиев. Россия Федерациясе өчен фундаменталь һәм кулланма фәннәрнең ихтыяҗлы булуын тормыш-яшәеш раслады, озак еллар буена тыгылып торган боз кузгалды, дип чыгышында билгеләп үтте ул һәм, тормыш сыйфатын һәм даими артып торган кеше мәнфәгатьләрен тәэмин итәр, илгә дөньяда “иң-иңе” булыр өчен, һәрьяктан, шул исәптән техника буенча, үсеш кирәк, ә моның өчен фундаменталь нигездә фәнни тикшеренүләр-өйрәнүләр таләп ителә, инде академик фәннәрне кулланма фәннәр белән бәйләү зарурияте туды, чөнки шунсыз берничек тә була алмый, дигән фикер белдерде. Болгар һәм Зөя шәһәрлекләрен торгызу эше барышында фәнне аңлау дәрәҗәм артты, дип таныды М.Шәймиев һәм югары бүләк өчен рәхмәт әйтте.

Соңыннан сүз алган ТР Парламенты җитәкчесе Ф.Мөхәммәтшин: “Минтимер Шәрип улы Шәймиев – ул халык академигы”, - дип атады һәм, аның республика үсеше бәрабәренә күп кенә зур мәсьәләләргә пәйгамбәрләрчә якын килүе бу медальгә күптән лаеклыгын раслады, диде һәм М.Шәймиевкә рәхмәт белдерде.


“Татар-информ” МА