Вакыйгалар хроникасы


ТР Президенты “Изге Болгар җыены” кысаларында РФ мөселман дине лидерлары белән очрашты

Болгар татар мөселман дин әһелләренең даими очрашу урынына әйләнәчәк. Бүген Татарстан Президентының Россиянең мөселман дине лидерлары белән очрашуы вакытында шундый фикер яңгырады. Очрашу “Изге Болгар җыены” кысаларында үтте. Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам дине кабул ителгән көнгә багышланган әлеге тантана Болгар шәһәрендә уза.

Бәйрәмгә кадәр ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Шәйхел Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, ТР Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин Ак мәчеттә булды.

Соңрак мөфтинең мәчеттә урнашкан резиденциясендә республика җитәкчелеге РФ мөселман дине лидерлары белән очрашты.

“Бүген сезнең белән барыбызны да берләштерә торган Болгар җирендә очрашабыз. Биредәге үзгәрешләрне күрәсез: әледән-әле яңа объектлар ачабыз, шул рәвешле Болгарны яңартабыз”, - дип Рөстәм Миңнеханов дин әһелләренә мөрәҗәгать итте. Ул татар дин әһелләренең кичә Казанда узган җыенының уңышлы, нәтиҗәле булуын белдерде.

“Болгар безне бергә җыя. Бирегә килеп проблемаларыбыз белән уртаклашабыз, хәл итү юлларын табабыз, киләчәк турында уйланабыз. Безнең өчен башка беркем бернәрсә эшләмәячәк. Болай да инде телне, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау буенча күп әйбер югалттык. Татарстанда вазгыять яхшырак әле, ә менә ил төбәкләрендә вазгыять катлаулы. Шуңа күрә мәчетләр, традицион дин аша үзебезнең мәдәниятебезне һәм йөзебезне сакларга тиешбез”, - дип ассызыклады Татарстан башлыгы.

Президент Исламның Болгардан башлануын искәртте һәм нәкъ менә Болгарның уртак алымнар эшләү өчен килешү урыны булырга тиешлеген ассызыклады.

“Берләшергә, халкыбыз гомер буе таянган традицион Исламның нинди икәнен кешеләргә аңлатырга кирәк. Арабызда бәхәсләргә һәм аңлашылмаучанлыкка урын калмаска тиеш”, - ди Р.Миңнеханов.

Ул Минтимер Шәймиев җитәкләгән “Яңарыш” республика фондының Болгарны яңадан торгызу буенча зур эш башкаруын ассызыклады. Рухи кыйммәтләрнең яңарышы бик мөһим һәм ул бөтен Россия өчен үрнәк була ала, дип саный Р.Миңнеханов.

Сәламләү сүзе белән чыккан Россия мөфтиләре шурасы рәисе Равил Гайнетдин белдергәнчә, “Изге Болгар җыены” Россия мөселманнары өчен зур вакыйга санала. “Алга таба да традицияләребезне дәвам итеп, карарлар кабул иткәндә бердәм булырбыз дип уйлыйм”, - ди ул.

Ул Татарстан җитәкчелегенә илнең төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезгә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде. Равил Гайнетдин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Кострома өлкәсе, шулай ук Мәскәүдәге баш мәчет төзелешенә ярдәм өчен аерым рәхмәт җиткерде. Ул республика җитәкчелеген Мәскәү мәчете ачылышына чакырды. Мәчет 2015 елның маенда ишекләрен ачарга тиеш.

Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Шәйхел Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин билгеләп үткәнчә, Болгардагы яңа объектлар буш торырга тиеш түгел,ә татар халкы мәнфәгатьләренә хезмәт итәргә, актив кулланылышта булырга тиеш. Ул Россиянең төрле төбәкләрендәге мөфтиләрне бирегә даими рәвештә җомга намазына җыю тәкъдимен кертте.

Бу идея Рөстәм Миңнехановта хуплау тапты. Ул Болгар традицион Ислам нигезләрен өйрәтү буенча укыту үзәге булырга тиеш, дип саный. Президент шулай ук Болгарга яшьләр күбрәк килергә тиеш, ди. Моның өчен биредә җәйге лагерьлар оештырырга, каникуллар чорында фестивальләр һәм экскурсияләр оештырырга кирәк.

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә Болгарның яңа объектларын актив файдалану идеясен хуплап чыкты. “Болгарга даими җыелырга, гамәлдәге проблемаларны чишү юлларын табарга, кабул ителгән карарларны игълан итәргә кирәк”, - ди ул. Рөстәм Миңнеханов биредә дини лидерларның даими очрашуларын уздыру идеясен хуплап, бу эшкә Россия Ислам университеты белән Бөтендөнья Татар конгрессын җәлеп итәргә чакырды.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин Болгардагы яңа мәдрәсә базасында РИУ аспирантларын укытуны, традицион исламны пропагандалу өчен Шәригать ислам академиясен оештырырга тәкъдим итте.

“Бу бик яхшы тәкъдим, аны язма вариантта бирегез. Шуннан соң аны фикер алышуга чыгарырбыз. Әгәр барысы да хупласа, без дә хупларбыз. Өйдә дә фикер каршылыгы килеп чыга, әмма изге Болгар җирендә фикер каршылыгы булырга тиеш түгел”, -дип сүзен тәмамлады ТР Президенты.


"Татар-информ" ИА