Вакыйгалар хроникасы


“Изге Болгар” җыенында меңнәрчә кеше катнашты

Бүген Болгарда, Истәлек билгесе янында, “Изге Болгар җыены”ның рәсми ачылышы үтте. Чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1124 ел тулуга багышланды. Анда катнашкан меңнәрчә кеше арасында татар дин әһелләренең IV форумы делегатлары, Россиянең төп мөселман үзәкләренә кергән Диния нәзарәтләре рәисләре бар иде.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Шәйхел Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, ТР Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин тантананың дәрәҗәле кунаклары булды.

Тантаналы чараларга кадәр кунаклар ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Ак мәчеттә булды, соңрак мөфтинең мәчеттә урнашкан резиденциясендә республика җитәкчелеге РФ мөселман дине лидерлары белән очрашты. Аннары составында Болгар цивилизациясе музее урнашкан Елга вокзалы ачылды.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җыенга килүчеләрне сәламләп, аларны Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1124 ел тулу белән котлады. Президент чыгышында узган ел Болгарда булган үзгәрешләргә тукталды.

Р.Миңнеханов татар дин әһелләренең кичә Казанда узган IV форумы узын, анда татар халкының телен, гореф-гадәтләрен саклау мсәьәләләре күтәрелүенә басым ясады. “Бу безне бик борчый, әлеге мәсьәләләрне бергәләп чишәргә тиешбез. Нәкъ менә Болгар бергә җыелып шул хакта фикерләшү урыны булып тора”, - ди ТР Президенты.

“Менә инде берничә ел Болгар җиренә җыелып очрашабыз, бер-беребез белән аралашабыз. Бу зур бәхет, бирегә килгәнегез өчен рәхмәт. Мондый очрашулар әле күп еллар дәвам итәр дип ышанам”, дип милләттәшләргә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев мөрәҗәгать итте.

“Татар халкы бергә, бердәм фикердә булырга тиеш. Аллаһы Тәгалә биргән шушы Болгар җирен гореф-гадәтләребезне, динебезне, мәдәниятебезне саклау өчен файдаланырга тиешбез”,-дип ассызыклады М.Шәймиев.

Ул Болгарны яңадан торгызу өчен күп эшләр башкарылуын искәртте. “Болгарның яңарышы өчен алга таба да эшләячәкбез, рухи байлык турында да уйланырга кирәк”,-дип сүзен йомгаклады ул.

Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Болгарны мөселманнарның уртак йорты белән чагыштырды һәм аның яңарышына шатлануын белдерде, аны татар дин әһелләренең даими очрашулар урыны итәргә ниятләүләрен җиткерде.

Россия мөфтиләре шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин татар халкының күпмилләтле Россиядә сан ягыннан икенче урын алып торуын искәртте. “Совет чорында мәчетләр күп җимерелде, демократия юлына баскач, иман йортларыбызны, Болгарны яңадан торгызу мөмкинлеге алдык. Бу тарихи җир безгә татар халкының гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклауда ярдәм итәр”, - диде ул.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин да сәламләү сүзләрен җиткерде.

Тантаналарның рәсми ачылышыннан соң, дәрәҗәле кунаклар Һөнәрчеләр шәһәрендә булып, халык һөнәрчелеге эшләнмәләре һәм сувенир продукция белән танышты. Аннан соң алар Археологик тикшеренүләр халыкара үзәге эшчәнлеге белән танышты, соңрак “Габдрахман сахабә коесы” комплексында булды, чишмә суыннан авыз итте, хан мунчасын карады. Соңрак республика җитәкчелеге Җәмигъ мәчетендә өйлә намазында катнашты.

“Изге Болгар җыены” кунаклары өчен күп төрле чаралар - Коръән укучылар чыгышы, мөнәҗәтләр, борынгы җырлар башкару, хәләл продукция сәүдәсе һ.б. каралган иде.


"Татар-информ" ИА