Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев ВТБ24 банкы җитәкчеләре һәм төбәк идарәчеләре киңәшмәсендә чыгыш ясады

Бүген Казанның “Корстон” мәйданчыгында ВТБ24 банкы җитәкчеләре һәм төбәк идарәчеләре киңәшмәсе дәвам итте. ВТБ24 банкы идарәсе рәисе Михаил Задорнов үтенече буенча бүгенге киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Татарстан Республикасы: төп казанышлар, өстенлекле максатлар” темасына чыгыш ясады.

Минтимер Шәймиев үзгәртеп кору елларындагы төп сәяси һәм икътисади вакыйгалар, уңышлы тормышка ашырылган социаль проектлар, нефть, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы тармакларындагы, мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге казанышлар һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге заманча инновацион үсеш турында сөйләде.

Ул шулай ук кунакларга “Яңарыш” республика фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган проектларны тәкъдим итте: борынгы тарихи Болгар һәм Зөя шәһәрләрен яңадан торгызу, Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Ана иконасы чиркәвен яңадан төзү.

Үзенең чыгышыннан соң ТР Дәүләт Киңәшчесе киңәшмәдә катнашучыларның сорауларына җавап бирде.

Михаил Задорнов Минтимер Шәймиевкә кызыклы һәм эчтәлекле чыгышы өчен рәхмәт белдерде.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте