Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова белән очрашты

2013 елның 5 июнендә, Парижда Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова белән очрашты.

Очрашу барышында Татарстан тарих һәм мәдәният һәйкәлләре – Казан Кремле, борынгы Болгар һәм Зөя утрау шәһәрчегенең бөтендөнья универсаль хәзинә мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Бокова ханым Татарстанга һәрьяклы һәм органик культура диалогы, республиканың тарих һәм мәдәният мирасына карата җаваплылык дәрәҗәсе югары булуы өчен рәхмәт белдерде. Татарстанда һәйкәлләрне реставрацияләү Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасларны саклау турындагы конвенциясенең төп таләпләрен, башка халыкара норматив документларын исәпкә алып эшләнелүен билгеләп үтелде.

ЮНЕСКО генераль директоры Татарстан җитәкчелегенең Татарстанның, Россиянең иң яхшы белгечләрен, халыкара экспертларның тәҗрибәләренә мөрәҗәгать итүен югары бәяләде.
Хәзерге вакытта Болгар һәм Зөя археология һәм тарих материаллары Мәскәү музейларында, Санкт-Петербургта Дәүләт Эрмитажында, Идел буе музей җыелмаларында, шулай ук Англия, Финляндия, Швеция, Казакъстан, Белоруссия, Украина, Венгрия, Болгария һ.б. музейларында саклана, дип белдерде Ирина Бокова.

Минтимер Шәймиев очрашуда катнашучылар игътибарын Татарстан галимнәренең һәм белгечләренең республиканың тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен өйрәнү, реставрацияләү, саклау һәм популярлаштыру буенча киңкүләмле эш башкаруына игътибарны юнәлтте. Шулай ук бу эштә ТР Фәннәр академиясе институтларының, Казан федераль университетының ролен аеруча ассызыклады. Уртак тикшерү эшләре буенча халыкара конференцияләрдә һәм форумнарда фикер алышына.

Бокова ханым соңгы ике елда Татарстан Республикасы Казанда, Алтайда һәм Болгариядә халыкара конференцияләр үткәрүен билгеләп үтте, Идел Болгары цивилизациясе һәм Алтын Урда турында сөйләүче “Болгарика” китабын нәшер итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Очрашуда ЮНЕСКО генераль директорының мәдәният буенча урынбасары Франческо Бандарин, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы Үзәк директоры Кишор Рао, ЮНЕСКОда Россия Федерациясе даими вәкиле Элеонора Митрофанова, Россия Федерациясе ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиянең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, ТР Президенты ярдәмчесе, “Яңарыш” фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова катнашты.


ТР Президенты матбугат хезмәте