Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев: “ЮНЕСКО Болгарның бөтендөнья универсаль кыйммәтен таныды”

Борынгы Болгар шәһәрчеген – 2014 елда һәм Свияжск утрау-шәһәрен 2015 елда тагын бер кат ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү өчен заявка бирү ихтималы бар. Свияжск утрау-шәһәре буенча Һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча халыкара совет (ИКОМОС) һәм башка халыкара оешмалар белән консультацияләр үткәрү дәвам итәчәк.

Хәзерге вакытта бу Исемлектә дөньяның төрле почмакларында урнашкан 981 объект бар. Шуның 25е – Росссия Федерациясеннән. Алар арасында Казан Кремле дә бар. Әлеге Исемлеккә керү өчен барлык дәүләтләр дә катлаулы юл үтә. Чөнки ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә керергә теләүчеләр быел гына да 30 булган.

Бүген бу хакта Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТРның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча республика “Яңарыш” фонды Попечительләр Советы җитәкчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, “Яңарыш” фондының башкаручы директоры Татьяна Ларионова катнашында узган матбугат очрашуында хәбәр ителде.

Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, Камбоджаның Пном-пень шәһәрендә 16-27 июньдә узган ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы Комитетының 37 нче сессиясе борынгы Болгарның бөтендөньякүләм универсаль кыйммәтен таныган. “Бу тарихи карар булды”, - диде Т.Ларионова. Анда 21 ил катнашкан. Шулай итеп, Болгар заявкасы кыска гына срокка эшләп бетерү өчен җибәрелгән. Татьяна Ларионова сүзләренчә, бу 1-2 ел дигән сүз. Минтимер Шәймиев сүзләренчә, борынгы Болгарның бөтендөньякүләм универсаль кыйммәте танылу эшне җиңеләйтә. Болгар шәһәре кыска гына вакытка сузылган эшләрдән соң 2014 елда Бөтендөнья мирасы исемлеген тулыландырыр дигән өмет бар. Комитетның 38 нче сессиясе Катарда узачак.

Моңарчы Болгар өченче критерий буенча гына каралса, хәзер исә Һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча халыкара совет (ИКОМОС) алтынчы критерий буенча катнашырга тәкъдим итә. Өченче критерий Болгарның әһәмиятен X-XIV гасырларда Идел буе Болгарстаны һәм Алтын Урда яшәгәнлекне раслаучы буларак караса, алтынчы критерий аның рухи ягын ассызыклый, дөньяның әлеге геомәдәни төбәгендә дингә ышану, мәдәни үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен, тормышның социаль һәм әхлакый нормаларын карый. Минтимер Шәймиев сүзләренчә, тагын бер критерий бирелү өмет уята.

Заявка буенча эшне дәвам иттерү безнең көчтән килә, дип саный ТР Дәүләт Киңәшчесе. Эш алга таба Һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча халыкара совет (ИКОМОС) белән берлектә, алар күрсәткән җитешсезлекләрне бетерү юлы белән алып барылачак. “Эшне алга таба дәвам итү ни рәвешле булачак?” дигән сорауга М.Шәймиев: “Яңа төзелешләрне аргументлау кирәк булачак”, - дип җавап бирде. Сүз Елга вокзалы, “Истәлек билгесе”, “Ак мәчет”, “Икмәк музее” һәм башка объектлар турында бара.

Татьяна Ларионова сүзләренчә, сессия вакытында Болгардагы тарихи һәйкәлләрнең хакыйкылыгы һәм бөтенлеге буенча буенча да мәсьәләләр күтәрелгән. Нәтиҗәдә Һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча халыкара совет (ИКОМОС) белән берлектә Болгардагы һәйкәлләрне саклау һәм моның белән бәйле катлаулы мәсьәләләр буенча халыкара семинар уздыру турында килешенгән.

Сессиядә шулай ук Иракның ЮНЕСКОдагы илчесе Исмәгыйль Мөхәммәд Хәсән Болгарның сакланып калган һәм хакыйкый объектларның берче булуын билгеләп үткән. Шулай ук 921-922 елларда Ибн-Фадланның Багдадтан Болгарга сәфәренең мөһимлеген белдергән. Аның сүзләренчә, Болгар, Ислам динен рәсми кабул итү урыны буларак, универсаль кыйммәткә ия һәм Бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертелергә тиеш.

“Әлеге исемлеккә кертү Болгарга нәрсә бирә?” дигән сорауга М.Шәймиев: “Берни дә бирми. Бу имидж – Татарстанны таныту өчен кирәк. Бу барыннан да бигрәк безгә тагын да зур җаваплылык йөкли. ЮНЕСКОның саклау функцияләре бар”, - дип җавап бирде.

Матбугат очрашуында шулай Минтимер Шәймиев Болгарны ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү өчен алып барылган эшләр, тарихи һәйкәлләрне саклаудагы нечкәлекләр турында турында тәфсилләп сөйләде.

“Документларны тапшырганнан соң, безгә объектларның торышын бәяләүче Һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча халыкара совет (ИКОМОС) һәм Халыкара табигатьне саклау берлеге (МОПС) экспертлар җибәрде. Әлеге экспертлар Болгарда һәм Свияжскида алып барылган эшләргә уңай бәя бирде. Тагын әле Һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча халыкара совет (ИКОМОС), заявка биргән як һәм рәсми экспертларны чакырмыйча гына, үткәрә торган бәйсез экспертиза бар. Апрель ахырында-май башында без әлеге бәйсез эксперт төркеменең бәяләмәсен алдык. Анда бу сессиядә Болгар һәм Свияжскины карауга кертүдән баш тартырга тәкъдим ителгән иде. Әлбәттә, аларның үз дәлилләре дә бар. Әмма аларның берсе дә Болгарда да, Свияжскида да булмаган”, - диде М.Шәймиев.

Бәйсез экспертларның мондый бәяләмәсе турында белгәч, Татарстан вәкилләре Бөтендөнья мирасы Комитетына мөрәҗәгать иткән һәм бу бәяләмә белән риза булмавын белдергән.

“Болай мөрәҗәгать итү – моңарчы күрелмәгән хәл, әмма безнең дәлилләребез җитди иде. Без Парижга май башында киттек. Асылда ЮНЕСКО вәкилләре безгә эшнең нидә икәнлеген аңлату өчен берничә кешене җибәрде. Без аларның күпсанлы сорауларына җавап бирдек. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: алар безнең фикерләргә колак салды, әмма карарларын үзгәртә алмады – кагыйдәләр шундый. Без аларга бөтен материалны тапшыргач, алар уйга калды”, - диде ТР Дәүләт Киңәшчесе. Ахырдан аңлашылганча, нигездә документлар буенча эшләгән, Татарстан белгечләреннән консультацияләр алмаган бәйсез экспертлар тарафыннан Болгар буенча – 21, Свияжск буенча 34 хата җибәрелгән. Моннан соң Һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча халыкара совет (ИКОМОС) Болгар буенча җибәрелгән хаталарны рәсми рәвештә таныган һәм бу номинация характерына да йогынты ясаган.


“Татар-информ” МА