Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советы утырышында катнашты

Бүген Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының кырык икенче утырышында катнашты.

Көн тәртибендә беренче мәсьәлә буларак депутатлар “ТРның 2013 елга һәм 2014 - 2015 елларның планлы чорына бюджеты турында ” ТР Законына үзгәртүләр кертү турында” закон проектын карадылар. Документны ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин тәкъдим итте.

Утырышта шулай ук “Татарстан Республикасында кулланучылар кәрзине турында” һәм “Татарстан Республикасының аерым законнар актларына үзгәртүләр кертү турында” закон проектлары кабул ителде.

Икенче һәм өченче укылышларда “Мәгариф турында” закон проекты кабул ителде, аны Дәүләт Советы депутатларына икенче укылышка Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча Комитет рәисе Разил Вәлиев тәкъдим итте.

Депутатлар шулай ук “Татарстан Республикасы Гаилә кодексының 141 (1) маддәсенә үзгәртүләр кертү турында” закон проектын карадылар. Закон проекты беренче укылышта һәм тулысынча кабул ителде. Татарстан Республикасының “Намус иреге турында һәм дини берләшмәләр турында “ Татарстан Республикасы Законына үзгәртүләр кертү турында” закон проекты каралды.

Тәнәфес вакытында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, мәктәп укучылары өчен мәктәп формалары куелган “Мәктәп модасы” күргәзмәсе белән танышты.


ТР Президенты матбугат хезмәте