Вакыйгалар хроникасы


Рөстәм Миңнеханов ИКОМОС һәм ЮНЕСКО экспертлары белән очрашты

Һәйкәлләр һәм күренекле урыннарны саклап калу буенча Халыкара совет (ИКОМОС) экспертлары һәм ЮНЕСКО вәкилләре белән бүген Татарстан Республикасы Президенты РӨстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узды. Анда ИКОМОС экспертлары Рудольф Бритта һәм Виллем Виллемс, ЮНЕСКО мәдәният буенча генераль директор урынбасары Франческо Бандарин һәм ЮНЕСКО генераль директорының махсус киңәшчесе Мөнир Бушенаки катнаштылар.

Татарстан Республикасы ягыннан ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика Фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, ЮНЕСКО эшләре буенча Татарстан Республикасы комиссиясе рәисе Шамил Гафаров һәм башкалар катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында хәбәр иткәнчә, бүген безнең төп максат - борынгы Болгар шәһәрен һәм Свияжск уртау-шәһәрчеген саклап калу өчен мөмкин булганны эшләү. УЛ Республикада ЮНЕСКО белән киңәш эше бик мөһим икәнлеген искәртте.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук ЮНЕСКО экспертларына борынгы Болгар шәһәрен бөтендөнья мирасы итеп тану өчен рәхмәт белдерде.

Яклар алга таба Татарстан Республикасы территориясендә тарихи һәйкәлләр һәм архитектура һәйкәлләрен саклап калу мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина




Шулай ук кара