Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев “Тарихи шәһәр ландшафты. Урбанизм чорында мирас белән идарә итү” китабының рус басмасын тәкъдир итүдә катнашты

Бүген Казан Кремленең “Эрмитаж-Казан” үзәгендә Франческо Бандарин һәм Рон Ван Оерс язган “Тарихи шәһәр ландшафты. Урбанизм чорында мирас белән идарә итү” исемле китапның рус теленә тәрҗемә ителгән басмасын тәкъдир итү булды. Чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, хезмәт авторларының берсе – ЮНЕСКО генераль директорының мәдәният буенча урынбасары Франческо Бандарин, ЮНЕСКО генераль директорының махсус киңәшчесе, мәдәни хәзинәләрне саклау һәм үзгәртеп кору буенча халыкара тикшеренү үзәге генераль директоры (ИККРОМ) Мөнир Бушенаки һәм башкалар катнашты.

Тәкъдир итү чарасында катнашучыларны сәламләп, Зилә Вәлиева соңгы вакытта Татарстанда мәдәни мирасны саклауга аеруча зур игътибар бирелүен ассызыклады. Моңа бәйле рәвештә, ЮНЕСКО оешмасы белән хезмәттәшлек тә ныгый бара. “Рус теленә тәрҗемә ителгән бу китап белгечләргә генә түгел, ә мәдәни мирас мәсьәләләре белән кызыксынучы киңкырлы даирә вәкилләренә дә кызыклы булачак”, - дип, ул әлеге очрашуның Бөтендөнья мирас объектларын туплаучы ЮНЕСКО үзәге белән якыннанрак танышу өчен дә әһәмиятле булуын белдерде.

Минтимер Шәймиев чыгышында иң элек барлык җыелган халыкны Белем көне, яңа уку елы башлану белән котлады. “Бүгенге чарада студентлар да – республиканың бүгенгесен тәшкил итүчеләр һәм киләчәгенең бәяләп бетергесез байлыгы булып саналучы яшьләр катнашуы сөендерә. Татарстан киләчәге акрынлап алар кулына күчәчәк”, - дип, ул студентларга тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Бу сүзләренә бәйләп китеп, Минтимер Шәймиев үзенең дә укучы булуына ишарәләде. “Рухилыкны, мирасны яңадан торгызу буенча үзем дүртенче ел укыйм”, - дип билгеләп үтте ул. “Татарстанда соңгы елларда тарихи мирасны саклап калу аша рухилыкны тернәкләндерүгә керештек, һәм бу вакытлы күренеш кенә түгел, бу тирәннән фикер йөртеп, аңлап эшләнүче гамәлләр. Сүз Болгар һәм Зөя шәһәрләре турында гына бармый. Сез тарихи һәм мәдәни мираска игътибар ничек көчәюен сизәсездер”, - ди Дәүләт Киңәшчесе. Ул Болгарның Бөтендөнья мирас объекты буларак өйрәнелүенә зур тырышлык куелуын, һәм бу мәсьәләдә бик катлаулы юл үтелүенә басым ясады. “Без күбрәк “ничек эшләргә” дигән сорауга җавап ишетүгә мохтаҗ. Эш акчадан бигрәк, эшли белү осталыгында”, - дип ассызыклый Минтимер Шәймиев.

Чыгышында Дәүләт Киңәшчесе Казан Кремлен Бөтендөнья мирас һәйкәлләре исемлегенә керткән вакытта, бу эшнең чишмә башында торган Мунир Бушенакига Татарстан халкы исеменнән рәхмәтен ирештерде. Ул вакытта, 2001 нче елда Мунир Бушенаки ЮНЕСКО генераль директоры урынбасары вазифасын башкарган.

Минтимер Шәймиев тарихи һәм мәдәни мирасны саклап калу һәм яңадан торгызу, яңарту юнәлешендә өйрәнерлек мәсьәләләрнең әле хәттин ашканын билгеләп узды. Аның фикеренчә, бу мәсьәләдә без ЮНЕСКО институтлары белгечләре тәҗрибәсенә таянырга тиешбез. Аларда өйрәнерлек материалларның күп булуын билгеләп үтте ул. Минтимер Шәймиев “Тарихи шәһәр ландшафты. Урбанизм чорында мирас белән идарә итү” китабының русчага тәрҗемә ителүенең бик зур эш булуын ассызыклап, бу хезмәтнең дөнья күрүе белән котлады. “Әлеге хезмәткә күп кенә галимнәр, белгечләр бәя бирер дип уйлыйм. Китап яхшы кулланма булып хезмәт итәчәк”, - дигән фикерләрен җиткерде ул. Шуны билгеләп узарга кирәк: Минтимер Шәймиев шушы хезмәтне инглиз теленнән русчага тәрҗемә итү инициаторларының берсе булган.

Дәүләт Киңәшчесе чыгышында билгеләп узганча, бүгенге көндә җир йөзендә үз кыяфәтен тулысынча саклап кала алган бер генә шәһәр дә юк. Шәһәрләрнең язмышы шундый: алар җәмгыять белән бергә үзгәрә. Әмма дөрес эш алып барганда, барлык нечкәлекләрне исәпкә алганда, тарихи мираска хилафлык китерми калу мөмкин. “Казан Ауропа дәрәҗәсендәге стандартларга якынлашты”, - дип, Минтимер Шәймиев нәтиҗәле тырышлыкның җимешләре күренеп торуын белдерде. Аның сүзләреннән аңлашылганча, хәзер мәдәни мирас объектлары белән идарә итү мәсьәләләре кискен тора. Бу тема яңа, һәм аңа җирле үзидарә органнары, халыкның игътибарын җәлеп итү мөһим.


“Татар-информ” МА