Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советы утырышында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 4 нче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 46 нчы утырышында катнашты.

Утырыш 17 ноябрьдә Казан аэропортында булган авиаһәлакәт корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алудан башланып китте. “Без һәлак булучыларның туганнары һәм якыннары белән бергә тирән кайгы кичерәбез, югалту ачысын бүлешәбез һәм чын күңелдән кайгыларын уртаклашабыз”,-диде ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин.

Аннан соң Татарстан Дәүләт Советы депутатларына яңа ТР юстиция министрын тәкъдим иттеләр.

Депутатлар икенче һәм соңгы укылышта ТРның “2014 елга һәм 2015 һәм 2016 елларның планлы чорына ТР бюджеты турында” ТР законы проектын кабул иттеләр, ул депутатларга Бюджет, финанслар һәм салымнар буенча комитет рәисе Морад Гаделшин тарафыннан тәкъдим ителгән иде.

Утырышта Хөкүмәт сәгате бу юлы 2014 елда торак һәм коммуналь хезмәт күрсәтү өлкәсендә тарифны көйләү турындагы мәсьәләләргә багышланган иде. Докладны ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ясады.

ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин, Россия Федерациясе Конституциясенең 20-еллыгына багышланган доклад ясады.


ТР Президенты матбугат хезмәте, 2013 елның 21 ноябре.