Вакыйгалар хроникасы


Рөстәм Миңнеханов: “Татарстанда җинаятьче мигрантлар булмаска тиеш”

Татарстан җитәкчелеге легаль булмаган миграциягә каршы көрәшкә йөз тота һәм бер үк вакытта республикада яшәргә, укырга һәм эшләргә теләгән һәм закон бозмаучы чит илләр гражданнарына ярдәм итәргә әзер. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр советының киңәйтелгән утырышы барышында хәбәр итте. Казан Кремлендә узган бу утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Хөкүмәте әгъзалары, муниципалитетлар вәкилләре катнашты.

Утырышны ачып, Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, миграция темасы халыкны борчый һәм бер үк вакытта хакимияткә дә, көч структураларына да кагыла. Теманың үзенең дә берничә аспекты бар. Беренчедән, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә , миграцион агымнар - глобаль күренеш. Геополитик процессларга бәйле рәвештә интенсив миграция агымы Россиягә, шул исәптән Татарстанга да омтылды. Р.Н. Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 11 ай эчендә республикада миграцион исәпкә 170650 чит ил гражданы куелган, бу үткән ел белән чагыштырганда 11% ка артык.

Икенчедән, миграция квалифицияле хезмәт ресурсларын җәлеп итү алымы. Өченчедән, Татарстан Республикасы Президенты искә төшергәнчә , миграция диннәр, мәдәниятләр, традицияләр каршылыгына китерә, бу үз чиратында конфликтлар китереп чыгарырга мөмкин.

“Бүген халыкның төрле катламнарында мигрантлар агымына канәгатьсезлек арта бара, - диде Р.Миңнеханов. - Бигрәк тә аларның үз төркемнәренә берләшергә һәм тупланырга омтылуы ошамый җирле халыкка”.

Республикада миграцион агымнарны җайга салу буенча җитди чаралар күрелә. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 11 ай эчендә 1610 чит ил гражданы депортацияләнгән. Легаль булмаган 7 эре канал ябылган.

“Шуңа карамастан, ситуация катлаулана бара, - диде Татарстан Республикасы Президенты, республикага мигрантлар белән бергә радикаль дини һәм милли карашлар керә, экстремистик оешмалар вәкилләре үтеп керә, дип тә билгеләп үтте.

Шуңа бәйле рәвештә, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, җәмгыять һәм дәүләт тизләтелгән тәртиптә миграциягә карата алымнарны коррекцияләргә тиеш була. “Баручы процессларга даими рәвештә анализ ясалырга, миграцион агымнарны җайга салу практикасын эшләргә, мигрантлар саны арту нәтиҗәләрен төгәл аңларга кирәк”, - диде Татарстан Президенты.

Татарстанда миграцион сәясәтне гамәлгә ашыру турындагы нотык белән Татарстан Республикасы буенча Федераль миграцион хезмәт идарәсе башлыгы Сергей Чепуштанов чыгыш ясады. Ул, аерым алганда , хәбәр иткәнчә, агымдагы елда Татарстанда тиешле рөхсәттән башка эшләүче 2500 мигрант ачыкланды, эш бирүчеләргә салына торган штрафлар суммасы 69 млн сум тәшкил итте.

Нотыклар белән шулай ук Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин чыгыш ясадылар.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов мигрантларны игътибар үзәгендә тотарга кирәк, диде. Аныңча, иң яхшысы - урыннардагы ситуация белән муниципалитетлар җитәкчеләре һәм полициянең участок вәкаләтле затлары таныш, шуңа күрә алар үзләре ведомствосындагы территориядә мигрантларга аеруча игътибар бирергә тиеш.

“Бүген безгә эшче көчләр кирәк, белемле белгечләр кирәк. Әмма Татарстанда җинаятьче мигрантлар булмаска тиеш. Без республикада яшәргә, укырга һәм эшләргә теләгән һәм закон бозмаучы чит илләр гражданнарына ярдәм итәргә әзер”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

“Бүген бурыч ачык - легаль булмаганнарга киртә куярга кирәк, шул ук вакытта легаль мигрантларның социаль адаптациясе белән шөгыльләнергә кирәк”, - диде Татарстан Республикасы Президенты утырыш азагында.

Ул мигрантлар белән хакимият органнары арасындагы коррупцион элемтәләрен башлангычында килеш юк итәргә, мигрантларны хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итү мәсьәләләренә игътибарлы булырга өндәде. Бу мәсьәләдә, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, граждан җәмгыяте институтлары да актив эшләргә тиеш.

Татарстан Республикасы Президенты министрлыкларга һәм ведомстволарга үз законнарын әзерләргә кушты, алар исә үз чиратында федераль дәрәҗәдә карауга кертеләчәк.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Михаил Миронов