Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев “Яңарыш” Республика фондының Попечительлек Советы утырышын уздырды

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен яңадан торгызу Республика фондының Попечительлек Советы утырышын уздырды. Анда фондның бу елда башкарган эшләренә йомгак ясалды һәм киләсе елда Зөя утрау-шәһәрлегендә һәм борынгы Болгар шәһәрендә булачак чаралар турында фикер алыштылар.

Утырышны ачып, Минтимер Шәймиев катнашучыларны Совет составындагы үзгәрешләр белән таныштырды. Аерым алганда, Попечительлек Советы рәисе урынбасары итеп ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров билгеләнде. Шулай ук составка Д.С.Лихачев исемендәге Россия мәдәни һәм табигый мирас фәнни-тикшеренү институты директоры Павел Юдин, РФ Мәдәният министрлыгының Өлкәара фәнни-реставрацияләү сәнгать идарәсе директоры Андрей Козлов, Юстициянең икенче класслы Дәүләт киңәшчесе, Татарстанның элеккеге прокуроры Кафил Әмиров, ТР Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин керде.

Минтимер Шәймиев “Яңарыш” фондының эшләренә йомгак ясап, бу ел уңай нәтиҗәләр белән тәмамлана, дип хәбәр итте. “Без бу эш белән 3 елдан артык шөгыльләнәбез, хәзергә без барлык билгеләнгән план һәм бурычларны үтәп барабыз, шул исәптән фәнни-тикшеренү эшчәнлеген дә”, дип белдерде ул.

Болгар һәм Зөяне яңадан торгызу эшләренең 2013 елдагы нәтиҗәләре һәм 2014 елга төп юнәлешләр белән ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин таныштырды.

Проектның финанс яктан тәэмин ителеше: 2013 елга РФ һәм ТР бюджетларыннан 400әр млн. сум акча бүлеп бирелгән булса, киләсе елга федераль бюджеттан 380 млн. сум, республика бюджетыннан 400 мең сум бирү планлаштырылган.

Аерым алганда, киләсе елга Болгарда Төньяк һәм Көнчыгыш төрбәләр, Ак, Кара һәм Кызыл пулатлар, Хан төрбәсе, Кече шәһәрчек, Успение чиркәве (1732-34 елларда төзелгән) кебек объектларны төзекләндерү-реставрацияләү һәм музейлаштыру белән консервацияләү эшләре дәвам иттереләчәк. Элек Болгар музее урнашкан һәм аннары реставрацияләнгән Успение чиркәвендә “Урта гасыр Болгарда христианлык” дигән экспозиция оештыру тәкъдим ителә, ди министр А.Сибагатуллин. Шулай ук бүген музей кассалары урнашкан Назаровлар йортында Болгар авылы һәм Спас шәһәре тарихына багышланган экспозиция булачак. Назаровларның бәләкәй йортында интерактив зона була: XIX гасыр стилендәге җирле әйберләр сатыла торган кибет, шунда ук җәен керамик, металл әйберләр дә сатылырга мөмкин.

Балчык, керамик әйберләрне кыздырып чыныктыру, металл эретү мичләрен (горн) реставрацияләп, түбә астына кертеп шунда тематик экспозиция ясау, Кече манара янында таш бинаны һәм Кече шәһәрчек территориясендәге һәм Хатыннар калкулыгындагы төрбәләрне консервацияләү, казу эшләре барышында табылган торак төзелеше белән базарны консервацияләү, 2 нче мунчаның ак ташын реставрацияләүне төгәлләү бурычы куелган. Шулай ук археологик һәм дисциплинара тикшеренүләрне дәвам иттерү, музей һәм археологик предметларны (металл, керамика, күн) реставрацияләү һәм түбәндәге объектларны тикшерү-өйрәнү ниятләнә: базар, Хатыннар калкулыгындагы төрбә, һөнәрчеләр районы, чүлмәкчеләр бистәсендә казу эшләре алып бару, саклану максатларында ясалган валның киселешен тикшереп консервацияләү, Болгарның иң борынгы өлешендәге “коптелов бугор” дип аталган урынны казу, утрауларны өйрәнү. Алдагы 2 елда яр буйларын матурлау-уңайлыклар булдыру, икмәк музее янында визит-үзәк һәм һөнәрчелек остаханәләре артында бәдрәфләр белән рекреацион зона булдыру күздә тотыла.

Зөядә исә Успение монастырендагы собор һәм чиркәү, бозлык, Иоанн-Предтеча монастыре, Троица чиркәве, ирләр корпусы, Тимофеев - Терентьев - Бровкин - Дьячковлар йорты, Крылов йорты, XIX гасырдагы колонналы портиклы торак йорт, торак һәм гражданлык архитектурасы һәйкәлләре, земство хастаханәсе биналары комплексы, XVIII-XIX гасырлардагы өяз училищесы һ.б. объектларда эш дәвам иттерелә. Министр сүзләренчә, хәзер шәхси кулларда булган Зөя земство управасы архивы бинасын реставрацияләү мәсьәләсе ачык килеш кала, узган гасырның 30 нчы елларында җимерелгән чиркәүләрне торгызу кирәкмәсә дә, экскурсияләр вакытында аларны күрсәтү ярашлы, дип белдерде.

Хәзерге вакытта ЮНЕСКОның бөтендөнья мирас исемлегенә 981 һәйкәл-истәлек кертелгән, шуларның 25е Россиянеке һәм алар арасында Казан Кремле дә бар. Андый объектлар планета халкын гаять кызыксындыра, җәлеп итә, ЮНЕСКО исемлегендә булган объектларның төбәк имиджын күтәрүдә, туристлар җәлеп итүгә йогынтысы зур.

Шушы исемлектән тыш, аңа кертелүне көтеп торган кандидат-объектлар исемлеге дә бар: хәзерге вакытта аңа Россиянең 26 объекты теркәлгән, шул исәптән Болгар белән Зөя.

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды попечительлек советы утырышында ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, “Яңарыш” фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова шулай дип белдерде. Борынгы Болгар комплексы 2000 елда ЮНЕСКО исемлегенә тәкъдим ителеп, әлеге халыкара оешманың бөтендөнья мирас комитеты уздырган 24 нче һәм 25 нче сессияләрендә каралды һәм комитет, объект мәдәни традиция яки хәзер дә сакланган яисә юкка чыккан цивилизация өчен уникальмы яки, ахыр чиктә, гадәттән тышмы икәнен ачыклау өчен, республикага семинар уздыруны тәкъдим итеп, аны карауны кичектерде, дөрес, тәкъдимнәр шунда ук үтәлде, диде ул һәм аларны шәрехләде, комитетның Камбоджеда үткәрелгән 37 нче сессиясендә Болгарны тәкъдим итеп янә чыктык, диде.

Нәтиҗәдә, сессиядә барган дискуссиядә экспертлар, бердәм рәвештә, борынгы Болгар - ул бөтендөнья кыйммәтенә ия урын, дигән карарга килде, ЮНЕСКО комитеты аны Күренекле Универсаль Бәһале объект дип таныды. Биредә шуны да әйтеп үтик: эшләп бетерү тәкъдиме белән борып җибәрелгән объектлар арасыннан фәкать Болгарга карата гына шундый карар кабул ителде, дип аның мөһимлеген басым ясап әйтте Т.Ларионова. Болгар комплексына карата чыгарылган бу карар беркемдә дә шик уятмады, шул исәптән ИКОМОС - Һәйкәлләр һәм истәлекле урыннар буенча халыкара советның консультатив органында да. ИКОМОСның консультатив органы быел сентябрьдә килеп, Болгардагы объектларны җентекләп тикшереп, яңа объектларның “Болгар тарихи-археологик комплексы” истәлекле урынының тарихи кыйммәтенә йогынтысын карады, дип, Т.Ларионова аларның һәркайсына тукталды. Җыеп кына әйткәндә, экспертлар уңай нәтиҗә чыгарган, ләкин палаткалардан торган лагерьны алга таба фестиваль-концертлар уздыру комплексы янына күчерергә, археологик казу эшләре буенча озак вакытка каралган стратегия эшләргә тәкъдим иткән һ.б.

Тәкъдимнәрне исәпкә алып, хәзерге вакытта Болгар комплексын тәкъдим итү буенча яңа номиналь досье әзерләнде, ул билгеләнгән вакытта Бөтендөнья мирас үзәгенә җибәрелде, документлар әзерләүдә нинди дә булса сораулар тумады, алга таба ул документлар, йомгак нәтиҗә ясау өчен, ЮНЕСКОның консультатив органына озатылачак, дип эш тәртибен аңлатты Т.Ларионова. ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетының Катарда киләсе елның 15-28 июнендә уздырылачак 38 нче сессиясендә файдалану һәм Парижда Бөтендөнья мирас комитеты әгъзаларына тапшыру өчен безгә буклетлар, дисклар һәм башка презентацион материаллар әзерләү буенча өстәмә эш башкарасы була, дип белдерде.

Зөя утрау-шәһәрлеге мәсьәләсендә исә, ул ЮНЕСКО исемлегенә керү өчен кандидатларның көтү исемлегенә 1998 елда теркәлгән, 2013 елда катнаш мәдәни һәм табигый комплекс дип тәгаенләнгән, алга таба халыкара экспертлар белән өстәмә консультацияләр, ИКОМОС белән уртак эш алып бару турында килешенгән, диде Т.Ларионова. Аның сүзләренчә, ЮНЕСКО исемлегенә керү елдан-ел катгыйлана бара, чөнки дәгъва итүчеләр бик күбәйгән.

Павел Юдин, Минтимер Шәймиевкә башкарылган эшләр өчен рәхмәт белдерде. “Без республиканы һәм Болгар белән Зөяне яклыйбыз. Без барлык административ һәм ресурс мөмкинлекләребезне сезнең объектларга ярдәмгә юнәлтәбез. Бу өлкәдәге сезнең тәҗрибәне без барлык субъектларга җиткерербез”, диде ул.

Минтимер Шәймиев үз чиратында, Павел Юдинга ышаныч белдергәне һәм хезмәтне бәяләгәне өчен рәхмәт белдерде. “Әлбәттә, барлык объектлар да ЮНЕСКО исемлегенә керә алмый, ләкин без үзебезнекеләрне үрнәк итәргә тиешбез”, дип ассызыклады ул.


ТР Президенты матбугат хезмәте; “Татар-информ” МА




Шулай ук кара

Фоторепортажлар