Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев “Ел җитәкчесе” республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләүдә катнашты

Бүген Татарстан Республикасында "Ел җитәкчесе" республика иҗтимагый конкурсына нәтиҗәләр ясалды.

Тантаналы чара "Корстон" КСККнда узды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Ильдар Халиков, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Хөкүмәте әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, муниципаль берәмлекләре, предприятиеләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Конкурста җиңүчеләрне һәм тантанада катнашучыларны сәламләп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов барысын да 2013 ел тәмамлануы белән котлады. “Ел гади генә булмады, вакыйгалар күп булды, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без Казанда җәйге Универсиаданы уздырдык. Авыр икътисадый торышка карамастан, икътисад күрсәткечләрен саклап калдык, Татарстан Республикасының тулаем төбәк продукты 1 трлн. 520 млрд сум тәшкил итте. Әлбәттә, бу - биредә булган җитәкчеләр, алар җитәкләгән коллективлар һәм предприятиеләрнең тырыш хезмәте. Сезне, җитәкчеләрне, һәм сезнең коллективларны елның шундый күрсәткечләре белән, шулай ук якынлашып килүче яңа ел белән котлыйм”.

Быел республикада булган ике вакыйгага тукталмыйча кала алмыйм, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул республиканың ике зур предприятие җитәкчесенең башка эш урынына күчкәнен искә төшерде. Беренчесе, “Татнефть” ААҖнең 1999 елдан җитәкчесе булган һәм гомер буе шул компаниядә эшләгән Шәфәгать Тәһәветдинов.

Икенчесе, Рөстәм Миңнеханов искә алган республика дәрәҗәсендәге җитәкче - озак еллар "Түбәнкаманефтехим" ААҖ башлыгы булган Владимир Бусыгин.

Ел нәтиҗәләре турында сөйләгәндә Рөстәм Миңнеханов, республика икътисадта ирешкән күрсәткечләр бердәм эш алып барганга мөмкин булганын белдерде.

Аннан соң “2013 ел җитәкчесе” республика иҗтимагый конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Быел конкурста түбәндәге номинацияләр булды - “Көндәшлеккә сәләтлелек өчен”, “Актив инвестицион эшчәнлек өчен”, “Инновацион эшчәнлектәге казанышлар өчен”, “Югары социаль җаваплылык өчен”,” Кадрлар потенциалын актив үстергәне өчен”, “Производствода экологик куркынычсызлык өчен”, “Кече (урта) бизнес предприятиесе белән уңышлы идарә иткән өчен”, “Хезмәттә куркынычсыз һәм сәламәт шартлар формалаштырган өчен”, “Сакчыл җитештерү" алымын гамәлгә керткәне өчен”.

Конкурс лауреатларын алтын күкрәк билгеләре һәм дипломнар белән бүләкләделәр.

ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев барлык Татарстанлыларга һәм матди ярдәм күрсәтүчеләргә Болгар һәм Зөяне яңадан торгызу проектын гамәлгә ашыруда һәм “чын күңелдән - күңел өчен” эшендә катнашканнары өчен рәхмәт белдерде. Ул хәйрияче-компания җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары һәм ТР тарихи һәм мәдәни ядкәрләрен яңадан торгызу республика фондының Хәйриячеләр китабын тапшырды.


ТР Президенты матбугат хезмәте 2013 елның 24 декабре