Вакыйгалар хроникасы


Казанда Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советының VIII съезды узды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советының VIII съездында чыгыш ясап, Татарстан алдында торган күп кенә бурычларны хәл итүдә җирле үзидарәнең зур ролен билгеләп үтте. Съезд эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары, республиканың 956 барлык муниципаль берәмлекләреннән делегатлар катнашты.

Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы эше турындагы хисап белән аның рәисе Минсәгыйт Шакиров чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, үткән съезд йомгаклары буенча кабул ителгән планның 55 пунктыннан 53е өлешчә яисә тулысынча үтәлгән.

Минсәгыйт Шакиров китергән күрсәткечләр буенча, муниципаль берләштерелгән бюджетларның керем өлеше 2013 елда 62 млрд сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта бюджетларның аренда түләүләре буенча недоимкалары 200 млн сум һәм мөлкәткә салым буенча 400 млн сум.

Җирле үзидарә проблемалары турында съездда чыгыш ясаган муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре дә үз нотыкларында хәбәр итте. Алар шулай ук республика җитәкчелегенә үз тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чыгышында съездга йомгак ясап, ТР җитәкчелеген муниципалитет мәсьәләләре гел кызыксындыра. "Без барыбыз да уртак эш башкарабыз, ә сез халыкка иң якыны, - дип мөрәҗәгать итте Р.Миңнеханов съездда катнашучыларга. - Хакимият вертикале халкыбызга хезмәт итәргә тиеш, һәм Татарстанда без, көчебезне туплап, шушы бурычны хәл итәбез".

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2013 ел бик киеренке ел булды. "Универсиада башкаладан гына түгел, муниципалитетлардан да максималь тырышлык таләп итте. Алар ярдәменнән башка алда торган бурычларны хәл итү мөмкин булмас иде", - диде республика Президенты.

Хакимиятләр эше нәтиҗәлелегенең төп күрсәткечләреннән берсе, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, демография. 2013 елда республикада 56 мең бала туу көтелә, уртача гомер озынлыгы 72,5 яшь. "Бу безнең дөрес юлдан баруыбызны күрсәтә", - диде ТР Президенты.

Ул республиканы социаль-икътисадый үстерү йомгаклары турында хәбәр итте, Татарстанда гамәлгә ашырылучы эре проектларны - "ТАНЕКО" заводын, ТАИФ-НКда авыр калдыкларны эшкәртү комплексын, "Аммоний" заводын искә төшерде. Тагын Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2013 елда Татарстан Республикасының индустриаль мәйданчыклары барлыгы 92 млрд сум табыш китерәчәк. Татарстан җитәкчелеге хәзер мондый мәйданчыкларны муниципаль дәрәҗәдә үстерүне күз алдында тота.

Авыл хуҗалыгы турында сөйләгәндә Татарстан Президенты шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү, авыл хезмәтчәннәренә үз продукцияләрен гадел бәяләр буенча сатуны тәэмин итү зарурлыгын ассызыклады. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, уздырыла торган авыл хуҗалыгы ярминкәләре шәһәр кешеләренә җитди ярдәм итә.

Татарстан Президенты гамәлгә ашырылучы республика программалары - торак йортларга, мәктәпләргә капремонт, ФАПлар, күп функциональ үзәкләр төзү, полициянең участок оператив вәкаләтле хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү турында хәбәр итте. 2014 елда, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, 22 программага республика бюджетыннан барлыгы 12,4 млрд сум бүлеп биреләчәк.

Татарстан Республикасы Президенты күптән түгел республикада булган экстремизм күренешләренә дә, миграция проблемаларына да игътибар итте. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, нәкъ менә муниципалитетлар башлыклары үз территориясендәге әлеге проблемалар белән аеруча таныш. “Республикадагы тотрыклылык асылда сезгә бәйле", - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты съезд делегатларына.

Аның фикеренчә, территориаль иҗтимагый үзидарә җирле үзидарәнең нәтиҗәле рәвеше булып чыкты. Рөстәм Миңнеханов ТИҮләргә ярдәмнең мөмкин ысулларын табу буенча йөкләмә бирде.

Чыгышының азагында Татарстан Президенты муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм 2014 елда республика файдасына хезмәт итүдә уңышлар теләде. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов бүләкләр тапшырды, ә Минсәгыйт Шакиров - Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре өчен 100 автомобиль ачкычы бүләк итте.


ТР Президенты Матбугат хезмәте