Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советы утырышында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 4 чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык җиденче утырышында катнашты.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Равил Моратовның дәүләт хезмәтеннән китүе турында белдерде.

“Республикабыз аякка басып килгән катлаулы елларда сез Татарстанның беренче Президенты билгеләгән җаваплы юнәлешләрдә булдыгыз. Сезнең дәүләт хезмәтегездән китүегез белән, без сездә башка стратегик юнәлешләр буенча киңәшче табарбыз дип ышанам. Сезнең тәҗрибәгез дә, энергиягез дә бар. Без Сездә булган план һәм проектларны гамәлгә ашыру барышында мөрәҗәгать итәчәкбез”, - диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов Равол Моратовка Татарстан Республикасының югары дәүләт бүләге - “ТР алдындагы казанышлары өчен” орденын тапшырды.

Равил Моратов Президентка, республиканың югары бүләге белән бүләкләве һәм озак еллар дәвамында хезмәт итәргә, бурычларны хәл итәргә мөмкинлек биргәне өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов ТР Премьер-министрының беренче урынбасары вазыйфасына, моңа кадәр Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе булган, Алексей Песошин кандидатурасын тәкъдим итте.

ТР Дәүләт Советы утырышы барышында депутатлар тарафыннан “2013елга һәм 2014-2015 елларның планлы чорына Татарстан Республикасының Мәҗбүри медицина иминиятләштерү территориаль фондының бюджеты турында” Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү турында” һәм “2013 елга һәм 2014-2015 елларның планлы чорына Татарстан Республикасының бюджеты турында” Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү турында” закон проектлары кабул ителде.

Тәнәфестә Минтимер Шәймиев журналистлар белән Равил Моратовның дәүләт хезмәтеннән китүе турында сөйләште.

“Моратов идеяләр генераторы иде, моны танырга кирәк. Гомумән ул табигате белән талантлы кеше. Аның тәкъдимнәре хәлиткеч иде һәм алар барысы да халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән иде. Ул чын шәхес булганга, кайда гына эшләсә дә, барысы да уңышлы барды”,-дип белдерде Минтимер Шәймиев.


ТР Президенты матбугат хезмәте, 2013 елның 26 декабре.