Вакыйгалар хроникасы


Болгарда Олимпия уты эстафетасы узды

Олимпия уты Казанга китерелгәч, аны махсус олимпия кортеженда эстафета старты урыны - Болгардагы Истәлекле билге янына китерделәр. Бу вакытта “Болгар” музей-тыюлыгы объекты каршында район Мәдәният йорты иҗат коллективы катнашында концерт бара иде.

Эстафета старт алу тантанасында Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Спас муниципаль районы башлыгы Камил Ногаев катнашты.

Татарстанның беренче Президенты Истәлекле билге каршындагы мәйданчыкка җыелган шәһәр халкын котлады. Минтимер Шәймиев бу фактны бөек тарихи вакыйга дип атады. Аның фикеренә караганда, Болгарда һәм Зөядә эстафета үткәрелү, бүгенге көндә бу тарихи һәйкәлләрне торгызу буенча үткәрелә торган эшләрне тану.

Сәгать 11 туларга 20 минутта Олимпия факелын кабызу тантанасында махсус лампададан эстафетага рәсми старт бирелде.

Беренче булып факелны җиңел атлетика буенча атказанган спорт мастеры, Пекинда XXIX Олимпиада уеннары чемпионы, Олимпия уеннары рекордсмены, дөнья рекордсмены Гөлнара Сәмитова - Галкина кулына алды.

Эстафета маршруты Болгар музей-тыюлыгыннан тукталышлар белән Икмәк музее һәм Ак мәчет территориясеннән узды.

Финалда факелны автоспорт буенча халыкара класслы спорт мастеры, Россия чемпионы, Татарстан Халык артисты, РФ Атказанган артисты Салават Фәтхетдинов факелны алды. “Алга, җиңүләр яуларга!”, - диде ул эстафетаны төгәлләп.

Минтимер Шәймиев Болгарда яшәүчеләрне сәламләп, “Без белергә тиеш, Олимпия уты нигезләмәсе буенча эстафета этабы килгән төбәк, анда Олимпия уты булганда Олимпиада башкаласы дип йөртелә. Хәзер без сезнең белән кышкы Олимпиада башкаласында”, - диде.

Шәһәрдә яшәүчеләр ТР Дәүләт Киңәшчесе сүзләрен алкышлар белән хуплады.

Спас районы башлыгы Камил Ногаев Болгарда яшәүчеләр исеменнән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Минтимер Шәймиевкә һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

Эстафетаның Болгар этабы Олимпия утын кире махсус лампадага күчерү белән төгәлләнде. Аннары Олимпия уты Зөягә юнәлде.


“Татар-информ” МА, ТР Президенты матбугат хезмәте




Шулай ук кара

Фоторепортажлар