Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Мостафа Җәмилев белән очрашуы турында сөйләде

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Республика “Яңарыш” фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев, Казанда “Эхо Москвы” радиостанциясенең “Культурный разговор” программасында туры эфирга чыкты. Программа “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге” проектының гамәлгә ашырылу барышына багышланган иде. Минтимер Шәймиев Болгар һәм Зөядә эшләнгән эшләр һәм алда эшләнәсе эшләр турында сөйләде. Шулай ук радио тыңлаучыларның “Яңарыш” фондының киләчәктәге эшчәнлегенә караган сорауларына җавап бирде.

Туры эфирдан соң, Минтимер Шәймиев журналистларга үзенең Мәскәүдә, Кырым татарлары Милли Мәҗлесенең элеккеге башлыгы, Украинаның Югары Рада депутаты Мостафа Җәмилев белән очрашуы турында сөйләде.

“Кырымда булачак референдумга бәйле килеп чыккан хәлләр турында фикер алышу өчен үзара теләк очрашуга китерде. Мин Кырым татарларының тарихын беләм, гасырлар дәвамында аларга катлаулы хәлләрдә калырга туры килә. Мостафа Җәмилев - Кырым татарларының байрагы ул, үзенең бөтен тормышын үз халкының хокуклары өчен, үзенең туган җире өчен көрәшкә багышлаган кеше, дип белдерде Минтимер Шәймиев.

Безнең сөйләшү барышында ул үзенең Мәйданда булуын, Мәскәүгә килер алдыннан Украинаның яңа җитәкчелеге белән сөйләшүен яшермәде. Шулай ук ул үзенең позициясен дә яшерми, ул Украинаның бөтенлеге саклануы яклы.

Мин башта Мостафа Җәмилев, Россиягә Кырым татарларының мәнфәгатьләрен генә яклап килгән дип уйлаган идем, ул моны кире какмый, ләкин ул беренче чиратта Россия Президентына Украинаның яңа хакимияте позициясен җиткерергә тели һәм Украинаның бөтенлеге һәм референдум турындагы мәсьәләләрне куя.

Аннан соң Мостафа Җәмилев белән Владимир Владимирович телефоннан сөйләштеләр. Мостафа Җәмилев Путинга Мәйдан һәм Украинаның яңа вакытлы хакимияте позициясен җиткерде. В. Путин Җәмилевкә, Кырым татарларының моннан соң хокукларсыз калмаска

тиешлеген аңлатты. Мостафа Җәмилев үз фикерендә калды, аңлашыла, чөнки ул Украинаның хәзерге җитәкчеләре позициясендәге дипломатияне алып бара.

Һичшиксез, ул үз халкының яңа шартлардагы киләчәген дә кайгырта. Ул очрашудан канәгать калды, һәм безнең уйлавыбызча очрашу файдалы булды.

Без, тугандаш халык буларак, шулай ук алар өчен борчылабыз. Кырым татарларының бөтен тормышы үз хокуклары өчен көрәшкә әверелгән бит. Референдум нигезендә Кырымның статусы уңай хәл ителгәндә, үз ихтыярлары белән туган җирләренә әйләнеп кайтучы Кырым татарларының мәнфәгатьләрен исәпкә алып, Кырымны төзү программасы барлыкка киләчәк. Бу гарантияләр, Кырымның төп законын да кертеп, закон аша язылсын өчен, без файдалы була алабыз. Безнең катнашуның беренче нәтиҗәләре бар инде. Кырымның яңа җитәкчеләре тарафыннан, Кырым татарларының сәяси, социаль проблемалары буенча карарлар кабул ителүе Р.Н. Миңнеханов катнашында мөмкин булды”.


ТР Президенты матбугат хезмәте




Шулай ук кара

Фоторепортажлар