Вакыйгалар хроникасы


Казанда “Ел хәйриячесе-2013” республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды

Бүген М. Җәлил иемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында “Ел хәйриячесе-2013” Республика конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде. Конкурста катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, Татарстан Республикасы Милли банк президенты Евгений Богачев һәм башкалар тәбрикләде.

Тантананы Яр Чаллының “15 нче балалар музыка мәктәбенең “Бисеринки” хоры һәм “Ассорти” төркеменең “Летите, голуби” вокал-хореографик композициясе ачып җибәрде. Аннан соң тамашачыларга “Татарстанда хәйриячелек” видеосюжеты күрсәтелде. Әйтик, Яр Чаллы мэры Васил Шайхразиев үзенең юбилее уңаеннан хәйрия балы оештырып, бүләк сыйфатында алып киленгән акчаларны мохтаҗларга дип җыйган.

Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев чыгышында, җиде ел элек Татарстанда Хәйрия елы игълан ителгәнен искәртеп узды. “Ул вакытта инде төрле юнәлешләр буенча изге гамәлләр күренә иде, шуңа күрә дәүләт сәясәте дәрәҗәсендә хәйриячеләр елын игълан итеп, бөтен Татарстан җәмәгатьчелегенә сигнал бирергә кирәк иде”, - диде Дәүләт Киңәшчесе һәм шушы идея хупланганы өчен рәхмәтен җиткерде. Минтимер Шәймиев билгеләп узганча, бүген хәйриячелек киң колач җәя бара, кайсы гына өлкәне алсак та, анда хәйриячелеккә урын бирелә. “Ни дисәк тә, без яхшырак, игелеклерәк була барабыз. Бу хәрәкәт Татарстанның билгеле бер имиджын тудыра. Без хәзер үз эшләребез аша канәгатьсезлек тудырган, күңелгә хуш килмәгән әйберләрне читләштерә барабыз. Хәзер шундый вәзгыять хөкем сөрә: изге эш кыласымы-юкмы икәнлеген түгел, ә аны ничек итеп яхшырак, үтемлерәк итеп эшләргә кирәклеген уйлыйбыз. Бу безнең казанышыбыз. Шулай итеп, без зур эшкә юл салдык”, - дип белдерде Дәүләт Киңәшчесе, барлык хәйриячеләргә зур рәхмәтен җиткерде һәм аларга эшләрендә исәнлек-саулык теләде.

Минтимер Шәймиев “Генерирующая компания” (Казан), “Казан вертолет заводы”, “Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе”, “КамАЗ”, “Камгэсэнергострой” ачык акционерлык җәмгыятьләренә, “Газпром трансгаз Казан” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте, “Болгар” милли хәйрия фонды, “Ак Барс СОЗИДАНИЕ”, “Дом Роналда Макдональда” хәйрия фондларына, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры җитәкчелегенә бүләкләр тапшырды.

“Яшьләр ирекле хәрәкәте” төркемендә җиңүчеләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәбрикләде. Ул бүгенге тантананың игелеклелек, шәфкатьлелек, мохтаҗларга ярдәм һәм игътибар бәйрәме булуын билгеләп узды. “Хәйриячелекнең традиция булып ныклап урнашуына сөенәм. Күңелебездә, каныбызда ярдәмгә мохтаҗларны аңлау, хәленә керү хисе яши башлады. Хәзер бу традиция яңа үсеш алды, эре, урта предприятиеләр, төрле буын вәкилләре, шул ук вакытта яшьләр дә хәйриячелек эшенә кереште. Шушы эш аша тәрбия процессы баруын да аңларга кирәк. Әлеге тәрбия процессының җимешләрен әле җәмгыятьтә озак татыячакбыз”, - дип белдерде парламент рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин “Волонтер” ирекле тарафдарлар үзәге (Чаллы), югалган балаларны эзләү буенча “ВАСИЛИСА” Челны Поиск” иҗтимагый оешмасы (Чаллы), “Жизнь” үз теләге белән эш башлаучылар хәрәкәтенә ярдәм үзәге (Чистай шәһәре), Үз теләге белән эш башлаучылар үсешен координацияләү үзәге (Бөгелмә муниципаль районы), “Яңа буын” балалар иҗтимагый берләшмәсе (Түбән Кама муниципаль районы) вәкилләрен бүләкләде.

Тантана “Хоспис” исемле видеосюжет күрсәтү белән дәвам иттерелде, ул хоспис төзелешенә нигез салу тарихына багышланган иде. Лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм итү буенча Анжела Вавилова исемендәге ТР иҗтимагый хәйрия фондына, Татарстанда беренче балалар хосписы төзелешенә үзеннән өлеш кертүче оешмаларга - “Спорт сарае” учреждениесенә, ТР Дәүләт симфоник оркестрына, берничә телекомпания җитәкчеләренә җиңүче дипломнарын ТР Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды. Хөкүмәт башлыгы соңгы җиде ел эчендә республикада "революция" булуын һәм аның меңләгән кешеләргә ярдәм күрсәтүдән түгел, ә татарстанлылар күңелендә ярдәм итәргә омтылыш тудыруыннан гыйбарәт булуын билгеләп үтте.

Алга таба тантана дулкынландыргыч мизгелләр белән дәвам иттерелде. Туганнан алып, авыр тормыш сынауларына, авыру газапларына дучар булган балаларның язмышлары турында кыскача сыйфатлама бирелде. Әлеге балаларның ата-аналары сәхнәгә күтәрелеп, республиканың әйдәп баручы оешмалары җитәкчеләре кулларыннан үз балаларын дәвалауга сертификатлар алды.

Бүгенге тантанда шулай ук хәйриячелеккә өлеш керткән дин әһелләре, шулай ук республиканың төрле муниципаль районнарында гомер кичереп, кулыннан килгәнчә мохтаҗларга ярдәм итәргә омтылган гади затлар да бүләкләнде.

Тантана төрле концерт номерлары белән үрелеп барды. Яр Чаллының “Коляскаларда биюләр” бию-спорт клубы проекты вәкилләре Гөлназ Акбашева һәм Виталий Морозов, Нияз Хәмәтшин башкаруындагы “Так хочется жить” җыры астында искиткеч бию башкарды. Зур алкышларга күмелгән чыгышлар арасында, куркыныч чире аркасында гомере инсулинга бәйле булган Зарина Бикмуллина һәм “Дорога из города” бию театры чыгышын билгеләп узарга кирәк. Гаҗәеп матур итеп сәхнәләштерелгән бу номер белән балаларның халыкара конкурста катнашу теләге булганлыктан, “РИТЭК” ААҖ бәйгедә катнашу өчен сертификат тапшырды. Балалар йортларында һәм асрамага алган гаиләләрдә тәрбияләнүче сәләтле балаларны үз химаясе астына алган артистлар белән “Осталар һәм балалар” чыгышы тәкъдим ителде. Җырга гашыйк балаларга бүләккә планшет компьютерлар тапшырылды.

Алга таба “Күп балалы гаиләләр” видеосюжеты күрсәтелде. Сәхнәгә 11 балалы Осиповлар (Әгерҗе), 10 балалы Зариповлар (Алексеевск районы), Галичиннар (Нурлат районы), 7 балалы Беляевлар (Түбән Кама), үзенең 4 баласын тәрбияләүче һәм читтән 8 бала алган Минһаҗевлар (Мөслим районы) гаиләләре менде. Бөтен сәхнәне тутырган әлеге биш гаиләгә республика оешмалары җитәкчеләре автомобиль ачкычларын тапшырды. Шулай ук балаларга йомшак уенчыклар, аналарга тун һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.

Барлык җиңүчеләрне котларга сәхнәгә күтәрелгән Рөстәм Миңнеханов: “Бүген һәркайсыбыз уңай эмоцияләр алып, хәйриячелекнең уңай үрнәкләрен күрде, бүгенге бәйрәм һәрберебезгә изге эшләр кылуга этәргеч бирәчәк”, - диде. Президент билгеләп үткәнчә, күп кенә изге эшләрне кылучыларны белеп тә бетермәскә мөмкинбез, ә алар турында сөйләргә кирәк. “Изге эшләрегез үзегезгә унлата әйләнеп кайтсын, изгелек аяк астында ятмый. Изгелек үзегезнең үк чәчәк атуыгызга йогынты ясаячак”, - диде Рөстәм Миңнеханов һәм изгелекләр кылган һәммә кешегә олы рәхмәтен җиткерде. Аннан соң Президент алтынчы төркемдә җиңүчеләргә - “Татнефть”, “ТАИФ”, “Түбән Кама нефтехим”, “Таттелеком” ААҖ, “Майский” теплица комбинаты” ҖЧҖ җитәкчеләренә бүләкләр тапшырды.

Тантанага барлык артистлар катнашында “Если можешь помочь - помоги” исемле йомгаклау күмәк җыры нокта куйды.


“Татар-информ” МА