Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Сергей Степашин белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев ТКХны реформалауга ярдәм фонды - Дәүләт корпорациясенең күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашин белән очрашты.

Минтимер Шәймиев кунакка “Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге” мәдәни-тарихи проектын тәкъдим итте, соңгы елларда башкарылган эшләр, аерым алганда “Яңарыш” фонды катнашында яңадан торгызылган һәм төзелгән объектлар турында сөйләде.

Сергей Степашин 2012 елның декабрендә Зөя утрау-шәһәрлегендә алган тәэсирләре белән уртаклашты.

Минтимер Шәймиев аңа “Яңарыш” фонды эшчәнлегенә игътибары һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Сергей Степашин “Зөя утрау-шәһәрлеге” музеена XVI гасырда Иван Грозный боерыгы буенча төзелгән “Русский лицевой летописный свод” исемле күп томлы басманы бүләк итте, бу басмада Зөя турында кыйммәтле тарихи мәгълүматлар бар.

Фондның генераль директоры Константин Цицин һәм ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашындагы очрашуда Татарстан Республикасы белән ТКХны реформалауга ярдәм фондының киләчәктәге хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Очрашуда шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев һәм ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.


ТР Президенты матбугат хезмәте