Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советы утырышында катнашты

Бүген Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык тугызынчы утырышында катнашты.

Утырышта депутатлар республика хөкүмәтендә структура үзгәрешләре турында ТР Президентының парламентка килешүгә кертелгән тәкъдимнәрен карадылар. Аларны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков тәкъдим итте. Нәтиҗәдә парламентарийлар ТР Президентының ТР Дәүләт сатып алу идарәсен ТРның Сатып алу буенча дәүләт комитеты итеп, ТРның туризм буенча агентлыгын ТРның Туризм буенча дәүләт комитеты итеп һәм ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгын ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы итеп үзгәртү турындагы тәкъдимнәре белән килештеләр.

Шулай ук утырышта ТР финанс министры Радик Гайзатуллин тәкъдим иткән “2014 елга һәм 2015 һәм 2016 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” Татарстан Республикасы законына үзгәртүләр кертү турында” закон проекты каралды.

Республика парламентарийлары беренче укылышта һәм тулысынча, Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре белән бүләкләнүчеләргә социаль ярдәм чараларын күрсәтүдә тигез шартлар булдыруга юнәлтелгән, закон проектын якладылар.

Республика хөкүмәте керткән “ТРда торак йортлар төзелеше үсешенә дәүләт ярдәме турында” ТР законының 14 маддәсенең көчен югалтуын тану турында” закон проекты турында актив фикер алыштылар һәм җитди тәнкыйтьләделәр. Документны ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин тәкъдим итте.

Дәүләт Советы сессиясендә “Татарстан Республикасының Сайлау кодексына үзгәртүләр кертү турында һәм Татарстан Республикасының референдумнар турында аерым законнар актлары” закон проекты беренче укылышта якланды, “Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары турында” Татарстан Республикасы законына үзгәртүләр кертү турында” закон проекты һәм “Кеше һәм гражданнарның иреген һәм хокукларын яклау мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасының законнары һәм башка норматив хокук

актларының көченә керү һәм бастыру тәртибе турында” Татарстан Республикасы законының 5 маддәсенә үзгәртүләр кертү турында” закон проекты тулысынча кабул ителде.


ТР Президенты матбугат хезмәте, 2014 елның 20 марты