Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Михаил Козловскийга дәүләт бүләге тапшырды

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Михаил Козловскийга дәүләт бүләге - Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәте өчен” медален тапшырды.

М.Б. Козловскийны бүләкләү турындагы указны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Михаил Козловский 1992 елдан Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәтендә эшли. Аңа кадәр, ун елдан артык “Советская Татария”, “Вечерняя Казань”, “Известия Татарстана” газеталарында фотохәбәрче була.

2014 елның 21 мартында “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә Михаил Козловскийның 60 яшьлегенә багышланган фотокүргәзмә ачылды.

Минтимер Шәймиев 21 мартта фотокүргәзмәдә булып, фоторәссамның эшләренә югары бәя бирде.

Ул Михаил Козловскийга Президентның матбугат хезмәтендә эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде һәм яңа иҗади уңышлар теләде.

Бүләкләү тантанасында ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин, ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Евгений Гришин катнашты.


ТР Президенты матбугат хезмәте