Вакыйгалар хроникасы


Казанның Җиңү паркында Мәңгелек утка тантаналы төстә чәчәкләр салдылар

Бүген Казанның Җиңү паркында Мәңгелек утка тантаналы төстә чәчәкләр салдылар. Бу чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Казан мэры Илсур Метшин, республиканың министрлыклар, ведомстволар, предприятиеләр һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, студентлар һәм укучылар, Бөек Ватан сугышы һәм башка хәрби хәрәкәтләр ветераннары катнашты.

Беренче чәчәкләр салу тантанасы Дан мемориалы колоннадасының Мәңгелек уты янында булды. Аннан соң, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт гимннары яңгырады, һәлак булган солдатлар истәлегенә Бер минутлык тынлык булды.

Сугышчан дан аллееясында “Үлемсез полк” акциясе бара. Монда укучылар һәм студентлар, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан туганнарының портретларын кулларына тотып, рәтләргә тезелеп басканнар.

ТР Президенты һәм тантанада катнашучылар укучылар һәм студентларны сәламләп, Һәлак булган сугышчыларның Аналары һәм Толлар монументына уздылар, анда шулай ук чәчәкләр салу тантанасы булды.


“Татар-информ” МА