Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Невзат Ялчынташ белән очрашты

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркия Республикасының Истанбул Университеты профессоры, икътисад фәннәре докторы Невзат Ялчынташ белән очрашты.

Төркиянең танылган җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Невзат Ялчынташ Казанга, Казан федераль университетында “Казан - төрки дөнья башкаласы” елы кысаларында ачылган “Төрки дөньяның атаклы мәгърифәтчеләре Мехмет Акиф Эрсой һәм Габдулла Тукай” исемле халыкара симпозиумда катнашу өчен килде.

Очрашу башында ТР Дәүләт Киңәшчесе Төркиядә шахтерлар үлүе сәбәпле кунакның кайгысын уртаклашты.

Невзат Ялчынташ Халыкара симпозиум турындагы тәэсирләре белән уртаклашты һәм төрки дөньяның ике атаклы шәхесе-Мехмет Акиф Эрсой һәм Габдулла Тукайның мәгърифәтчелек эшчәнлеген төрки галимнәрнең бергә өйрәнүнең мөһимлеген ассызыклады, ә бу киләчәктә төрки халыкларның фән һәм мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлеген үстерүгә ярдәм итәчәк.

Очрашу барышында Минтимер Шәймиев һәм Невзат Ялчынташ шулай ук Кырым Республикасының Россия Федерациясе составына керү шартларында Кырым татарларының язмышы турында фикер алыштылар.

Минтимер Шәймиев кунакка “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге” проектының гамәлгә ашырылуы турында сөйләде.


ТР Президенты матбугат хезмәте