Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев “Федерация Советы. 20 ел” медале белән бүләкләнде

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 51 нче утырышында катнашты.

Утырыш башланганда ТР парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итүенчә, узган ел ахыры һәм бу елның башында Россия Федерациясе Федераль җыены югары палатасының 20 еллыгы билгеләп үтелә. Бу датага багышлап, “Федерация Советы. 20 ел” юбилей медале чыгарыла.

РФ ФС башлыгы Валентина Матвиенко йөкләмәсе буенча Татарстан Республикасы Федерация Советының төрле еллардагы әгъзалары бу медаль белән бүләкләнә.

Фәрит Мөхәммәтшин бу дәүләт бүләген Федерация Советы әгъзаларына тапшырды. Беренче булып Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә тапшырды.

“Минтимер Шәймиев Россия парламентаризмы үсешенә зур өлеш кертте. Россия Федерациясенең конституция комиссиясенең әгъзасы буларак, РФ Конституциясен булдырганда, республика ихтыяҗларын актив һәм лаеклы рәвештә яклады”,- дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тапшырылган бүләк өчен рәхмәт сүзләре белдерде һәм парламентарийларны һәм утырышта катнашучыларны, бүген бәйрәм ителә торган, Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан Ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көне белән котлады.

“Совет Федерациясе. 20 ел” медале белән шулай ук Фильза Хәмидуллина, Әгъзам Гобәйдуллин, Алексей Пахомов бүләкләнде.


ТР Президенты матбугат хезмәте