Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Казанда Татарстанда беренче балалар хосписы ачылу тантанасында катнашты

Бүген Казанда Татарстан Республикасында беренче стационар балалар хосписы ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Балалар хосписын булдыруның инициаторы - Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фонды. Балалар хосписы төзелешенең беренче этабында хәйрия хисабына 71 млн. сум җыелган һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 50 млн. сум бүлеп бирелгән.

Академик Королев урамындагы балалар хосписының мәйданы - 3161,6 кв.м., бина 12 урынга исәпләнгән, анда шулай ук барлык кирәкле җиһазлар куелган процедура һәм медицина кабинетлары, гидромассажлы ванна, ашханә бар.

Икенче этапта 19-25 яшьлек каты авырулар өчен урыннар булдырырга планлаштырыла. Икенче этаптагы төзелеш өчен 60 млн. сум кирәк булачак. Икенче этаптагы бинаның мәйданы якынча 1661,1 кв.м. булачак һәм18 урынга исәпләнәчәк.

Ачылу тантанасына килгән кунакларны сәламләп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов беренче чиратта, бу киң күләмле хәйрия проектында катнашучыларга рәхмәт белдерде. “Бүген без изге эшне башлап җибәрдек. Монда авыру балалар өчен барлык шартлар да тудырылган”,- дип белдерде ул.

ТР Президенты хосписның беренче чираты ачылу, башлангыч кына булуына ышаныч белдерде. “Ышанам, эшмәкәрлек, иганәчеләр, хәйриячеләр киләчәктә дә хосписны игътибарсыз калдырмаслар”,- диде ул.

Рөстәм Миңнеханов хәйриячеләргә рәхмәт хатлары, хосписның үзенә тиз медицина ярдәме күрсәтү автомобилен тапшырды.

Анжела Вавилова исемендәге фонд башлыгы Владимир Вавилов үзенең чыгышында Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм хәйриячеләргә балалар хосписы төзелешенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

CARE халыкара хәйрия оешмасы вәкиле Юрген Бартольс билгеләвенчә, яңа хоспис барлык иң заманча таләпләргә туры китереп эшләнгән.

Дәрәҗәле кунаклар хосписны карадылар, Татарстан Президенты авырулар өчен булдырылган җиһазлау һәм уңайлыкларның дәрәҗәсен югары бәяләде.

Экскурсия барышында Татарстан Президенты “ТАИФ” ААҖ җитәкчелегенә, Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында, балалар хосписы белән күрше булган Урицкий исемендәге паркны тәртипкә китерү турында аерым мөрәҗәгать итте.


ТР Президенты матбугат хезмәте