Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Кубаның Россиядәге илчесе Эмилио Ратмир Лосада Гарсиа белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Куба Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эмилио Ратмир Лосада Гарсиа белән очрашты.

Эмилио Ратмир Лосада Гарсиа Россиядә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илче буларак 2012 елның октябрендә билгеләнә һәм аның Татарстанга эшлекле очрашуга беренче килүе, бүген ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан башланды.

Аннан соң, Куба Республикасының илчесе үтенече буенча аның Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашуы узды.

Очрашу алдыннан Кубадан килгән кунаклар “Яңарыш” Республика фондының эшчәнлеге белән таныштылар, “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге” проекты буенча корылмаларның макетларын һәм стендларны карадылар.

Эмилио Ратмир Лосада Гарсиа әңгәмә башында белдергәнчә, Татарстанның Беренче Президенты Кубада Татарстан халкы тарафыннан хөрмәт ителүче тарихи шәхес буларак, Росссиядә күренекле сәяси лидерларның берсе буларак, Россия һәм Куба, шулай ук Татарстан һәм Куба арасында ике яклы мөнәсәбәтләргә нигез салучы буларак билгеле.

“90 еллар ахырында безнең ил бик җитди кыенлыклар кичергәндә, Татарстанның Кубада Сәүдә-икътисад вәкиллеген ачуын без беркайчанда онытмыйбыз. Бу безнең өчен бик мөһим иде, без шуның өчен республика җитәкчелегенә һәм шәхсән Сезгә бик рәхмәтлебез. Татарстан Россия Федерациясенең уникаль субъекты һәм без, безнең республикалар арасында урнашкан дустанә мөнәсәбәтләрне югары бәялибез”, - дип ассызыклады ул.

Әңгәмә барышында Куба илчесе ил үсешендәге яңа этап - икътисад системасын модернизацияләү турында сөйләде. “Без хәзер Татарстанның үзгәртеп кору елларындагы үсеш тәҗрибәсен өйрәнәбез, үзебез өчен күп файдалы нәрсәләр табабыз. Татарстан ул вакытта Сезнең тарафтан кабул ителгән мөһим карарлар нәтиҗәсендә күп уңышка иреште”,- диде ул. Шул сәбәпле, Минтимер Шәймиевкә, үзгәртеп кору елларында кабул ителгән рәсми документлар һәм законнарны өйрәнүдә ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать итте.

“Россия һәм Куба арасында хезмәттәшлек ныгый бара һәм бу кысаларда Татарстан белән Кубаның барлык яктан да элемтәләре үсә. Без - сезнең дусларыгыз һәм Татарстан Сезнең өчен ачык”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев.

Очрашу барышында шулай ук халыкара вакыйгалар, аерым алганда, Украинадагы хәлләр, Татарстанның Кырым татарларының проблемаларын хәл итүдәге эшчәнлеге турында фикер алыштылар.

Очрашуда Кубаның Россиядәге Илчелеге киңәшчесе Натача Диас Агилера, илчелекнең сәүдә атташесы Надиа Эрнандес Альварес, Татарстан Республикасының Куба Республикасындагы сәүдә-икътисад вәкиле Ләйлә Таҗетдинова катнашты.


ТР Президенты матбугат хезмәте