Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Катар дәүләте вәкилләре белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Катар дәүләтенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Сауд Абдулла әл Мәхмүд һәм Катарның икътисад һәм коммерция министры урынбасары Солтан әл Хатер белән очрашты.

Катардан килгән кунаклар Росссия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең алтынчы халыкара икътисад саммиты “Kazansummit 2014”тә катнаштылар һәм саммитны оештыруны югары бәяләделәр, ул Россия һәм Катар Республикасы арасындагы хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләрен ача һәм Татарстан белән элемтәләрне ныгытуга ярдәм итә. “Монда Сезнең шәхси тырышлыгыгыз зур, чөнки безнең уңышлы хезмәттәшлегебезгә Сез нигез салган идегез”, -дип белдерде Катар илчесе.

Минтимер Шәймиев кунакларга үзенең 2007 елда Катар дәүләтенә, РФ Президенты В.В.Путинның Якын Көнчыгыш илләренә рәсми визиты кысаларында Россия делегациясе составында баруы турында сөйләде. “ Ул вакытта Татарстан белән Катар арасындагы хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре билгеләнде”,-дип белдерде.

Очрашуда хезмәттәшлек перспективалары, аерым алганда мәдәният, мәгариф һәм туризм өлкәсендә элемтәләрне киңәйтү турында фикер алыштылар.

Кунаклар үз илләренең иң атаклы музее - Ислам сәнгате музее турында сөйләделәр. Минтимер Шәймиев аларны борынгы Болгар шәһәрен һәм Болгар цивилизациясе музеен карарга чакырды.


ТР Президенты матбугат хезмәте