Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советы утырышында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының илле икенче утырышында катнашты.

Бүгенге утырышның көн тәртибендәге төп пунктларның берсе V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау көнен билгеләү иде, ул 2014 елның 14 сентябрендә булачак.

Утырышта шулай ук 2013 ел өчен Татарстан Республикасы бюджетының үтәлеше турында мәсьәлә каралды. Докладны ТР финанс министры Радик Гайзатуллин ясады.

Депутатлар “Гражданнарның күп фатирлы йортларда торакка милек хокукы барлыкка килү белән бәйле, гражданнардан акча җәлеп итү буенча юридик затларның эшчәнлегеннән зыян күргән гражданнарны яклау турында” закон проектын карадылар һәм кире кактылар. Өлешле төзелеш өлкәсен җайга салучы закон проектын, аның авторы - КПРФ депутаты Артем Прокофьев тәкъдим итте.

Бүген “Бердәм Россия” фракциясе ТР Дәүләт Советында 2009 - 2014 еллар өчен парламентта үзенең эшчәнлеге турында хисап бирде. Докладны парламент утырышында ТР Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Александр Гусев ясады.


ТР Президенты матбугат хезмәте, 2014 елның 9 июне