Вакыйгалар хроникасы


Татарстан Президенты Болгарда мөселман руханилары башлыклары белән очрашты

Әлеге очрашу Идел буе Болгар дәүләтенең исламны рәсми кабул итүенә багышланган Изге Болгар җыены тантаналары кысаларында узды. Бүген Болгарда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең, шулай ук якын һәм ерак чит илләр мөселман дин әһелләре башлыклары белән очрашты. “Ак мәчет” комплексының административ бинасында булган әлеге очрашу Идел буе Болгар дәүләтенең исламны рәсми кабул итүенең 1125 еллыгына багышланган Изге Болгар җыены тантаналары кысаларында узды.

Шундый мәртәбәле очрашуда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы рәисе, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Кавказ мөселманнары идарәсе рәисе, БДБ мөселманнарының консультатив советы рәисе Пашазадә Аллаһшөкер, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казакъстан, Кыргызстан, Украина, Беларусьтан дин әһелләре лидерлары һәм фәнни даирә вәкилләре һ.б.лар катнашты.

Очрашуны башлаган Рөстәм Миңнеханов шәрәфле кунакларга Изге Болгар җыенында катнашулары өчен рәхмәт әйтеп, бу чара елдан-ел күбрәк абруй казана бара, дип билгеләп үтте. “Бу җирдә ата-бабаларыбыз ислам динен тоту турында язмыш өчен хәлиткеч карар кылган. Бу изге урынны без саклап кала алдык, һәм ул бүген килеп баш ию-табыну урыны да, туристлар килеп йөрү урыны буларак та гамәлдә. Бу бәйрәмнең әһәмияте сез Болгарга килү бәрабәренә йөзләрчә тапкыр арта, һәм сезнең бүген безнең белән булганыгыз өчен рәхмәт әйтәсем килә”, - дип мөрәҗәгать итте Р.Миңнеханов мөселман руханиларына башлыкларына.

Президент билгеләп үткәнчә, Болгардагы бүгенге уңай үзгәрешләр биредәге эшләрдә Минтимер Шәймиевнең актив катнашы бәрабәренә ирешелә.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе һәм “Яңарыш” фондының попечительлек советы рәисе М.Шәймиев, үз чиратында, шулай ук бәйрәмдә катнашу өчен килүчеләргә рәхмәт әйтеп, бүгенге үзгәрүчән дөньяда исламның кайсы юнәлештә үсеш аласы, аның бүген нинди буласы шушы очрашуда катнашучы танылган ислам дине эшлеклеләреннән тора, дигән фикер белдерде.

“Казан һәрвакыт ислам өлкәсендә агарту үзәге булган. Шушы уңай тәҗрибәгә ия булган хәлдә, без укымышлы халык булдык, һәм ул гаять зур роль уйнады. Без һәрвакыт ислам кануннарын сакларга тырыштык, һәм хәзерге вакытта аның кысаларында исламның урынын табарга кирәк”, - дип, М.Шәймиев Болгарны Евразия киңлегендә исламны ирекле кабул итү урыны булуын ассызыклады. Нәкъ шушы урында, аның фикеренчә, дин әһелләре лидерлары теге яки бу мәсьәләдә уртак фикергә килә ала, һәм алга таба гомумкабул ителгән карардан тайпылмый эшли. М.Шәймиев фикеренчә, яшьләр бенлән эшләүгә аерым игътибар бирергә, исламның тынычлык яратучы дин булуын һәм аның бу дөньяда үзенең абруйлы урыны булуын күрсәтергә кирәк.

Очрашуда катнашкан һәрбер мөселман рухание сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Кунаклар үсеп килүче буын белән эшләүнең мөһимлеген билгеләп үтте, шулай ук диндә экстремизм күренешләренә каршы бергәләп көрәшергә әзер булуларын белдерде.

“Изге Болгар җыены кебек чаралар ислам мәдәниятен җәелдерү-таратуда мөһим роль уйный. Кувәйт вәкилләре, исламны яклау һәм экстремизмның теләсә нинди күренешләренә һәм формаларына каршы көрәш максатыннан, мөселман руханилары лидерлары белән хезмәттәшлеккә риза”, - дип игълан итте Кувәйт Дәүләтенең дин эшләре һәм вакыфлар буенча министры урынбасары Әдил Әл-Фәләх.

Ливан Дәүләтенең Бейрут каласындагы “Global University” университеты ректоры Карабира Мөхәммәд Фуад Каракира исә чыгышында ата-баба истәлегенә багышланган бәйрәмдә катнашуына шатлык белдерде. “Болардан файдалы сабак алырга кирәк. Мин барысына да салмак ислам юлыннан Пәйгамбәр кушканнардан тайпылмый барырга өндәр идем. Бер-берсеннән аерылмасын һәм исламга туры килмәгән юнәлештән тайпылмасын өчен, без яшьләр алдында үрнәк булырга тиеш”, - диде ул.

Кавказ мөселманнары идарәсе рәисе, БДБ мөселманнарының консультатив советы рәисе Пашазадә Аллаһшөкер, татар халкы һәрвакыт үзенең тарихына, гореф-гадәтләренә, чишмәбашына аерым игътибар бирә, дип җыелганнарның игътибарын юнәлтте. “Биредә җыелуыбыз безнең бердәм булуыбызны дәлилли. Шушы очрашуны оештырган өчен рәхмәт, һәм бу җирдә һәрвакыт тынычлык булсын, Аллаһы Тәгалә безгә ярдәм бирсен”, - диде ул.

Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин исә моннан алдагы көннәрдә Татарстанда дин әһелләре форумы үткәрелгәнен искәртте. “Без очрашып фикер алыштык. Республикада соңгы елларда бик күп уңай үзгәрешләр булганын билгеләп үтәсем килә. Татар имамнары халык арасында алып барган агарту эшләре үзенең уңай нәтиҗәсен бирә”, - дип таный ул. Т.Таҗетдин, килеп туган вазгыятьтән чыгу юлларын табу өчен, шундый очрашуларны ел да уздыру кирәк, дигән фикердә.

Россия мөфтиләре шурасы рәисе, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин билгеләп үткәнчә, татар халкы Болгарны һәрчак үзгә урын дип санады. Бүген исә изге урыннар Татарстан җитәкчелеге бәрабәренә торгызыла, дип искәртте, мөселман дин әһелләре лидерларының традицион исламны популярлаштыру, халыкны агарту эшендә мөһим мәсьәләләр турында фикерләшүдә берләшү идеясен хуплады.

Украина мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Әхмәд Тамим билгеләп үткәнчә, татарлар исламның чәчәк атуында һәм таралышында зур роль уйнаган. “Үзләренә ничек кенә авыр булуга карамастан, татарлар һәрвакыт алтын урталыкта булып, ата-баба туплаган белемнәрне тараткан, һәм шуны бүген дә эшли. Игелек һәм ата-бабадан килгән белемнәрне таратуда безгә Аллаһы Тәгалә бергәләп эшләргә насыйп итсен иде”, - дип, ул Рөстәм Миңнехановка Украинадагы беренче ташын татарлар салган һәм тарихи китаплар (шул исәптән татар телендә) китергән мәчет символын бүләк итте.

“Сезнең сүзләрегез өчен мин һәрберегезгә рәхмәтле. Без - фикердәшләр, без - ислам тарафдарлары, ә аның хәле әйбәттән түгел. Терроризмның дине юк. Һәм безнең барыбызга бергә булу һәм аның күренешләренә бердәм бәяләмә бирү мөһим. Ислам фәкать игелеклелек тарафдары, бу - безнең ата-баба өйрәткәнчә”, - дип сөйләде ТР Президент, дин әһелләре лидерларын Татарстанда, дөньяның башка почмакларында ешрак очрашырга өндәде.


"Татар-информ" МА