Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев: “Болгарны мөһим объект дип тану зур әһәмияткә ия”

Болгарны мөһим объект дип тану зур әһәмияткә ия. Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарих һәм мәдәният ядкәрләрен торгызу буенча “Яңарыш” Республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә журналистларга шулай дип белдерде.

Матбугат конференциясендә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, ТР Тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне торгызу буенча “Яңарыш” Республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, Спас муниципаль районы башлыгы Тимур Нугаев, “Яңарыш” фондының попечительләр советы әгъзалары, ММЧ вәкилләре катнашты.

Искәртеп узабыз, кичә Доха шәһәрендә (Катар дәүләте), ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетының 38нче сессиясе карары белән, Болгар тарихи-археологик комплексы Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелде. Шул рәвешле, Болгар тарихи-археологик комплексы ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән 1002 нче объект булды.

Минтимер Шәймиев Болгарны ЮНЕСКО га кертергә ниятләү буенча эшләрнең 15 ел элек башланганын искәртеп узды. Беренче мәртәбә бу ният хакында 2000 нче елда Австралиядә 24 сессиядә үк игълан ителгән, аннары 25 нче сессиядә Финляндиядә әйтелгән. Татарстан ягы Болгар белән киңкүләм эшкә тотынырга җыенуы турында хәбәр иткән.

“Археологик казу эшләре озак еллар барды, алар хан заманнарыннан ук йөзләрчә ел башкарылып килде. Билгеле, урта гасырда чәчәк аткан мондый дәүләт тагын да зуррак эшләрне таләп итте. Бу тарихка кагылышлы күп кенә сорауларга җавап табарга ярдәм итәр иде. 2010 нчы елдан башланган тирән хезмәт нәтиҗәсендә, мондый киңкүләм эшнең мөмкин булуына инандык”, - дип белдерде Дәүләт Киңәшчесе. Ул кичәге утырышның Болгар тарихи-археологик комплексы турында фикер алышудан башланганын билгеләп үтте. Сәгатьтән артык дәвам иткән сөйләшү барышында 20 дән артык ил вәкилләре чыгыш ясаган, сораулар бирелгән. “Әйтергә кирәк, без үткәргән эшкә югары бәя бирелде. Безнең белгечләр тарафыннан берничә томлык фәнни-гамәли дәлилләр китерелгән хезмәт тәкъдим ителде. Болгарда уздырылган масштаблы торгызу һәм консервацияләү эшләре ЮНЕСКО институтлары экспертларының кырыс таләпләренә җавап бирә дип танылды. Нәтиҗәдә, Болгар ЮНЕСКО исемлегенә кертелде, шушы куанычлы вакыйга белән һәммәгезне котлыйм”, - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев. Аның бу сүзләрен очрашуда катнашучылар көчле алкышларга күмде.

ТР Дәүләт Киңәшчесе Татарстанның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу эшенең Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән башланып китүен ассызыклады. “Болгар һәм Свияжскиның Татарстан өчен генә түгел, Россия өчен дә мөһимлеген аңлау булды. Аларның ярдәме белән куәтле, эшкә сәләтле “Яңарыш” фондына нигез салынды. Аннан соң, РФ һәм ТР Мәдәният министрлыклары белән берлектә, махсус программа эшләнде. Алар алга хәрәкәт итәргә этәргеч бирде. 2010 нчы елдан бирле, өстенлекле булып, үзгәртеп, яңартып кору эшләренең финанс өлкәсенә кагылышлы соравы түгел, ә бу киң колачлы эшкә ничек якын килергә, ничек башкарып чыгарга дигән сорау торды, чөнки, уйлап карасаң, ниндидер яңа бина төзү күпкә җиңелрәк булыр иде. Шушы елларда дөрес юнәлештә археологик эшләр алып барырга сәләтле, киләчәктә дә теге яки бу объектларга объектив бәя бирә алырлык искиткеч команда булдыруга ирештек. Илдә мондый белгечләр бик аз”, - дип сөйләде Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренә караганда, әлбәттә, эш ЮНЕСКО институтлары белән тыгыз хезмәттәшлектә алып барылган, төрле илләрнең шушы абруйлы исемлеккә кертелгән объектларына сәфәрләр белән үрелеп барган.

Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО каршындагы РФ комиссиясенең (РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров җитәкчелегендәге) Болгарны шушы абруйлы исемлеккә кертүдә зур теләктәшлек күрсәтүен билгеләп үтте. Ул Татарстанның тарихи мирас объектлары саналган изге җирләрне торгызуга өлеш кертүчеләргә, гаммәви мәгълүмат чараларына да рәхмәтен җиткерде. “Без бергәләп тәҗрибә һәм гыйлем тупладык”, - диде ул. Ул моңарчы Россия территориясендәге 25 объектның ЮНЕСКО исемлегендә булуын билгеләп үтте, 26 нчысы Болгар булды. 2000 нче елда Казан Кремленең Бөтендөнья мирас объектлары исемлегенә кертелүен искәртеп үтсәк, ЮНЕСКОда Татарстанның ике объекты булуы аңлашыла. “Тарихи мирас объектларына карата дөрес мөнәсәбәт булган очракта, бу безне рухи яктан баетып кына калмый, ә шушы мирасыбызны бөтен дөньяга танытуда үзенә күрә гыйлем эстәү функциясен дә үти", - диде ТР Дәүләт Киңәшчесе.

Болгарны Бөтендөнья мирас объектлары исемлегенә кертү процедурасы турында шулай ук Татьяна Ларионова сөйләде. Ул узган елда сессия барышында Бөтендөнья мирас комитеты тарафыннан борынгы Болгарның кыйммәте танылуын, комитет әгъзалары һәм күзәтүчеләрнең канәгатьлек хисе белдергәнен искәртеп үтте. Шул ук вакытта Татарстанга һәйкәлләрнең хакыйкыйлыгы һәм чынлыгына игътибарны юнәлтеп досьены эшләп бетерү тәкъдим ителгән. Болгарга ИКОМОС экспертлары килеп, комплексны кайсы критерий буенча алга сөрергә дип киңәш биргән. “Мәдәният елында Болгарның ЮНЕСКО га керүен алдагы эшчәнлеккә яхшы этәргеч дип саныйм. Бу Минтимер Шәймиевнең чираттагы ныклы, ышандырырлык җиңүе. Бу җиңүне әле озак еллар бәяләрбез”, - дип, Татьяна Ларионова шушы эштә бердәм булган, моңа тырышлыгын, көчен, үз өлешен керткән затларга рәхмәтен ирештерде.

“Болгарны мөһим объект дип тану бүгенге көндә зур әһәмияткә ия”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.


“Татар-информ” МА, ТР Президенты матбугат хезмәте