Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең беренчел оешмалары секретарьлары форумында катнашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына булачак сайлауларда “Бердәм Россия” партиясе исемлеген җитәкләргә дигән тәкъдимне кабул итте, парламентка сайлаулар 2014 нче елның 14 сентябрендә узачак. Мондый форматтагы форум Россия төбәкләрендә беренче тапкыр уздырыла. 2014 ел беренчел оешмалар елы дип игълан ителгән, ә бу, партия үз эшендә партиянең гади әгъзалары белән элемтәсенә игътибарны юнәлтә, дигән сүз.

“Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлегендә 134550 партия әгъзасы, 1633 беренчел бүлек исәпләнә, бу Россиянең башка төбәкләренә караганда күбрәк. Узган Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда партия 79% тавыш җыйды.

Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучылар алдында чыгыш ясап, ТР Хөкүмәте алдындагы бурычлар, Татарстан халкының тормыш сыйфатын яхшырту, төбәк икътисадын модернизацияләү, шулай ук бу эшнең нәтиҗәләре турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов “Бердәм Россия” партиясенең республиканың сәяси системасында аерым роль уйнавына игътибар итте. Бу елларда ул Татарстанның социаль-икътисади үсеш стратегиясен эшләүдә һәм аны гамәлгә ашыруда катнаша. Партия Татарстанның һәрбер торак пунктында бар.

“Теләсә кайсы партиянең көче, барыннан да элек, аның җирле оешмалары үсеше дәрәҗәсе белән билгеләнә.Бүген Россиядә 78 сәяси партия бар, 64е үзләренең төбәк бүлекләрен безнең республикада булдырдылар. Киң җәелдерелгән һәм эшкә сәләтле оештыру структураларының булуы – “Бердәм Россия”нең зур өстенлеге ул”,- дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. .

Фәрид Мөхәммәтшин Рөстәм Миңнехановны Татарстанның “Бердәм Россия” партиясе исемлегенә кертү турындагы сорау белән партиянең Генераль советына мөрәҗәгать итәргә вәгъдә бирде.

14 сентябрьдә узачак сайлауларларда Татарстан Президентының партия исемлеген җитәкләячәге турында рәсми карар “Бердәм Россия”нең 5 нче июльдә Казанда узачак конференциясендә кабул ителәчәк.

“Татар-Информ” МА