Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советы утырышында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 53нче утырышында катнашты.

Бу соңгы чакырылыш утырышында депутатлар “Әтнә муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең статусын һәм территория чикләрен билгеләү турында” Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү турында” һәм шуңа охшаш, Аксубай һәм Лаеш муниципаль районнарына кагылышлы; “Татарстан Республикасының җәмәгать судьялары турында” Татарстан Республикасы законының 7 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында”; “Татарстан Республикасында гражданнарның мөрәҗәгатьләре турында” Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү турында” закон проектларын кабул иттеләр, беренче һәм өченче укылышта “Татарстан Республикасының Бюджет кодексының аерым положениеләренең эшен туктату турында” Татарстан Республикасы закон проектын кабул иттеләр.

ТР Дәүләт Советы депутатлары Дәүләт Думасына кертелгән “РФ Кодексына административ хокук бозулар турында үзгәрешләрне кертү турында”гы федераль закон проектын хупладылар.

Парламентарийларның игътибарына бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлары вәкилләренең киңәшмәсе турында Нигезләмә тәкъдим ителәчәк, ул яңа чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышына әзерлекне оештыру һәм уздыру өчен раслана.

ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың законнар чыгара торган органының 5 еллык эш нәтиҗәләре турында доклад ясады. Спикер билгеләвенчә, бу чорда Татарстан парламенты тарафыннан республика законнарын камилләштерү, контрольне көчәйтү һәм гражданнар белән эшләүнең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча шактый зур эш эшләнгән.

Соңгы чакырылышта депутатлар тарафыннан барлыгы 55 утырыш, 60 Президиум утырышы уздырылган, аларда 2580 мәсьәлә каралган, 589 закон кабул ителгән.

Барлыгы бу чакырылышта 643 закон проекты кертелгән, шул исәптән ТР Президенты тарафыннан - 46, Татарстан Хөкүмәте тарафыннан -311. Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы законнар чыгару инициативасы тәртибендә РФ Дәүләт Думасына 17 закон проектын керткән.

Бүгенге утырышта парламент депутатлары алдында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Ул билгеләгәнчә, ТРда тупланган законнар чыгару тәҗрибәсе федераль дәрәҗәдә һәм башка төбәкләрдә дә кирәк.
“Дәүләт советы закон чыгаручы гына түгел, ә сайлаучыларның мәнфәгатьләрен яклаучы орган да. Татарстанда гражданнар җәмгыяте үсеше өчен шартлар булдырыла. Сез бу эштә актив катнашасыз, ул гына да түгел, бу процессның күп юнәлешләре буенча сез координаторлар һәм оештыручылар булып торасыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул чыгышын йомгаклап, ТР Дәүләт Советы депутатларына эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде.


“Татар-информ” МА, ТР Президенты матбугат хезмәте