Вакыйгалар хроникасы


Казанга Халыкара фехтование федерациясе президенты Алишер Усманов килде

Бүген Казанга Халыкара фехтование федерациясе (FIE) президенты, Россия олимпиячеләренә ярдәм фондының попечительлек советы әгъзасы, Россиянең билгеле эшмәкәре Алишер Усманов килде.

“Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев каршы алды.

Алишер Усманов 15 июльдә Казанда башланган фехтования буенча дөнья чемпионатында булачак. Ярышлар Халыкара фехтование федерациясе химаясендә, Казан Теннис академиясе базасында уза. Ул шулай ук Казанда 18 июльдә ачылачак “Фейр Плей” халыкара комитеты конгрессында катнашачак.


ТР Президенты матбугат хезмәте