Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев: “Татарстанда фехтование традицияләре яңадан булдырыла”

Казанда фехтование буенча дөнья чемпионатын уздыру Татарсатнда бу төр спорт традицияләрен яңадан булдыруга ярдәм итә. Мондый фикерне бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, бүген дөнья чемпионаты ачылуга багышланган пресс-конференция барышында белдерде. Пресс-конференциядә шулай ук Халыкара фехтование федерациясе президенты Алишер Усманов, Россиянең Олимпия комитеты башлыгы Александр Жуков катнашты.

Дәрәҗәле кунаклар турнир турында сөйләделәр. “Татарстанда спорт үсешенә зур игътибар бирелә, монда бик күп зур спорт чаралары уздырыла, Казан дөньяның спорт башкалаларының берсенә әверелде”,- дип белдерде А.Жуков.

Минтимер Шәймиев Татарстан фехтованиесенең бай традицияләрен искә алды. Татарстанның өч спортчысы Наилә Гыйләҗева, Валентина Никонова һәм Ольга Князева тренер Владимир Житлов җитәкчелегендә олимпия чемпионнары булдылар. “Һәм бүген бу традицияләр яңадан булдырыла”,- диде ул.

Минтимер Шәймиев барлык кунакларга һәм катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм аларга Казанда яхшы тәэсирләр алуларын теләде.

“Бу дөнья чемпионаты - Татарстанда спортны үстерүгә системалы якын килүне исбатлый, -дип саный Алишер Усманов. Монда иң заманча спорт объектлары төзелеп кенә калмый, ә бәлки бу объектларга планетаның иң яхшы спортчылары чакырыла”.

Хәзерге дөнья чемпионатында барлыгы 101 илдән 800 спортчы катнаша, алар арасында 12 бүләкләр комплекты уйнатылачак, приз фонды 1млн доллардан артык. Алдагы 6 көн дәвамында Казанның Теннис академиясендә һәр көнне шәхси һәм команда дисциплиналарында финаллар узачак. Турнирның ябылуы 23 июльгә билгеләнгән.


ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов