Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев һәм Алишер Усманов Болгар тарих-археология комплексында булдылар

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фонды Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәймиев һәм Халыкара фехтование федерациясе президенты, Россиянең билгеле эшмәкәре Алишер Усманов ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас объекты - Болгар тарих-археология комплексында булдылар.

Эшмәкәрнең музей-тыюлык белән танышуы Ак мәчеттән башланды. Билгеле булганча, бу мәчет ике ел элек ачылды, ул хәйриячеләр акчасына төзелгән. Төп меценатлар арасында Алишер Усманов та бар, ул төзелешкә 650 млн сум акча биргән. 2012 елның 10 июнендә ул мәчет ачылышы тантанасында катнаша алмады һәм бүген аны беренче тапкыр күрүе.

“Минтимер Шәймиев уйлаган нәрсәләр ямьсез була алмый. Бик матур мәчет. Бу проектта катнашуым белән горурланам. Сезгә моның өчен рәхмәтлемен”, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Алишер Усманов.

Аннары Алишер Усманов белән Минтимер Шәймиев “Изге чыганак “Габдрахман сахабә коесы” комплексында булдылар. Алишер Усманов Хан сараенда да булды.

Кунаклар шулай ук зур манаралы Җәмигъ мәчетен, Төньяк төрбәне карадылар, Елга вокзалы белән таныштылар, Болгар цивилизациясе музеенда булдылар. Кайвакыт Минтимер Шәймиев белән Алишер Усманов экскурсияне бүлеп,Татарстанның төрле почмагыннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән туристлар белән аралаштылар. Күп кенә туристлар мәртәбәле кунаклар белән фотога төшәргә һәм автограф алырга теләделәр.

Алишер Усманов Болгар цивилизациясе музее экспозициясе белән танышкач, Болгарда алган хис-кичерешләре белән уртаклашты.

“Дулкынландыргыч тәэсирләр калды. Минем уйлавымча, киләчәк буын Минтимер Шәймиев белән Рөстәм Миңнехановка, алар өчен тарихны яңадан торгызган өчен рәхмәтле булачак”, - диде Алишер Усманов.


“Татар-информ” МА, ТР Президенты матбугат хезмәте